Бу акчаларның 225 миллион сумы — республика бюджетыннан, 30 миллион сумнан артыгы — урындагы бюджетлардан һәм 2,5 миллион сумнан артыгы бюджеттан тыш чыганаклардан тотынылачак. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында республика парламенты спикеры Константин Толкачев белдерде.
Проект чикләрендә тормышка ашырылачак чаралар исемлегенә муниципаль учреждениеләрнең материаль-техник базасын ныгыту, торак пунктларны, паркларны төзекләндерү, халыкны су, электр, җылылык белән тәэмин итү, канализацияләрне ремонтлау, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштыру, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү кертелгән.