Балтач таңнары
+25 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
10 Июля 2019, 10:22
Богданлылар авыл старостасыннан уңды
Соңгы елларда авылларда старосталар эше җанландырылды. Без яшәгән Богдан авылында халык җыенында җәмәгать башлангычындагы бу эшкә Хәнүс Гыйләҗев кандидатурасы күрсәтелде һәм авылдашлар тарафыннан хупланып сайлап куелды.
Соңгы елларда авылларда старосталар эше җанландырылды. Без яшәгән Богдан авылында халык җыенында җәмәгать башлангычындагы бу эшкә Хәнүс Гыйләҗев кандидатурасы күрсәтелде һәм авылдашлар тарафыннан хупланып сайлап куелды.
Дөресен әйткәндә, Хәнүс Тәүзих улын староста итеп сайлап халык бик уңды.
Шушы авылда ишле гаиләдә туып-үскән, шунда төпләнгән, гаилә, нигез корган, агач утырткан, ир балалар үстергән, кыскасы, ир-егет иңенә төшкән бар җаваплылыкны тиешенчә үтәгән узаман ул.
Авылдагы һәр башлангычта башлап йөрүче, җәмәгать эшләренең башында торучы Хәнүс Тәүзих улы Аллаһы йортында имам вазифаларын да җиренә җиткереп башкара.
Ул — дин юлында. Ислам дине нигезләрен үзләштереп, белемен арытабан тирәнәйтү өстендә эшли. Староста буларак, авылдагы төзекләндерү, чистарту һәм башка күмәк эшләрне оештыруда урындагы җитәкчеләрнең уң кулы булса, имам кеше буларак та эш җитәрлек Хәнүс Гыйләҗевка. Яңа туган сабыйларга исем кушу, өлгергән парларга никах, яңа нигезләргә Коръән аятьләре уку, төрле мәҗлесләрдә халыкны иманга өндәү, арабыздан киткәннәрне хөрмәтләп җеназа намазы белән җирләү мәшәкатьләре — һәммәсе аның иңнәрендә.
Аллаһы йорты — мәчетебез тирәсенә кышкы айларда кар төшерми, җәйләрен озын үлән үстерми гел тәрбияләп торган Хәнүс Гыйләҗевны авылда олысы-кечесе хөрмәт итә.
Кеше үз эшендә, үз урынында булса гына эш бара шул.
Флария СОЛТАНОВА, Богдан мәктәбе мөдире.
Автор фотолары.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши