Сәйтәк авылында гомер иткән хезмәт ветераннары Фәһия һәм Мәдехәт Гыйльмияровлар быел апрель аенда парлы гомер кичерүләренең 60 еллыгын билгеләгән.
Штәнде авылында туып-үскән Фәһия урта мәктәптән соң Бөре шәһәрендәге фельдшер-акушерлар әзерләү курсларында һөнәр үзләштерә. Уку чорында Сәйтәк авылындагы участок дәваханәсендә практика үтә. Шунда таныша ул телгә оста, чибәр, кулына алган хромкасын кош кебек сайраткан Мәдехәте белән. Ике йөрәк арасында сүрелмәс мәхәббәт ялкыны шул мәлдә кабына.
1958нче ел. Кыз укуын тәмамлап туган районына эшкә кайта. Яшь белгечне Тушкыр участок дәваханәсенә эшкә җибәрәләр. Бер басасын биш баскан ут егет Мәдехәт, „Правда” колхозының Күзәй фермасы мөдире, җигүле аты белән Сәйтәк — Тушкыр авылы арасына тузан төшерми. 1959нчы елның апрелендә, Фәһия апа әйткәнчә, бар дөнья суга мул вакытта чана җигеп кызны соратып килә һәм никах укытып сөйгәне белән кавыша.
Яшь гаилә Сәйтәк авылында яши башлый. Мәдехәт ферма эшеннән төзелеш эшенә күчә. Авылдагы өр-яңа клуб төзелеше аның катнашлыгында башкарыла. Колхозга механизаторлар җитешмәгән чор була бу. Җитәкчелек яшь ирне Аскынга механизаторлар әзерләү курсларына юллый. Шунда укып яңа һөнәр үзләштерә гаилә башлыгы һәм колхозда көч сала. Тәүдә ургыч техникасында эшли, аннары СК-3, СК-5 комбайннарын хезмәтләндерә. Сигез ел гомерен механизатор эшенә багышлый Мәдехәт абый, гел мактаулы була.
Фәһия Гыйльмиталип кызы Сәйтәк участок дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә хезмәт юлын дәвам итә.
—Җиде урынлык бүлек бар иде. Унсигез ел эшләдем шул бүлектә. Баш табиб Назыйф Гатин, аның иптәше Фәния Гатина акушер-гинеколог иде. Бик килешеп, тату эшләдек. Алар күченеп киткәч Кавый Вәлиев белән озак еллар аңлашып халыкка хезмәт иттек. Коллектив зур. Илледән артык кеше эшли. Дәвахәнәдә җиде урынлык бала тудыру бүлеге, 25 урынлык стационар, 20 урынлык йогышлы авырулар бүлеге бар иде, — дип Сәйтәк участок дәваханәсенең гөрләп торган елларын хәтерендә яңартты.
Участок дәваханәсендә штатлар кыскартылгач, ике ел амбулаториядә акушер була, аннары санитар фельдшер сыйфатында эшләп хаклы ялга туктый.
—Без эшләгән дәвердә сменада икешәр сабыйны кабул иткән, катлаулы очракларда нарасыйларны операция юлы белән дөньяга китергән көннәр дә булды. Әле уйлап үземә нәтиҗә ясыйм: бер генә ана, сабый үлеменә, сабыйдан баш тарту очрагына юл куелмады. Белгечләр көчле, үзебез тырыш булганбыз...— ди Фәһия апа.
Кырык елга якын гомерен ак халатлы һөнәренә багышлаган героемның тырыш хезмәте тармак буенча күп юбилей медальләре, Мактау грамоталары белән билгеләнгән.
Мәдехәт Гыйльмияр улы да лаеклы хезмәт юлы үткән. Сигез ел механизатор була, алдынгылыкны кулыннан ычкындырмый. Авылда дуңгызчылык комплексы ачылгач, шунда күчә һәм котельный операторы булып эшләп хаклы ялга чыга.
Өч бала — ике кыз, бер ул үстерә Гыйльмияровлар. Аларның барысына да югары белем алуда ярдәм кулы суза. Бүген барысы да үзаллы тормышта гаиләле, үстергән балаларына зур терәк-таяныч алар.
—Кызларыбыз Әминә белән Резеда Уфада яшиләр. Улыбыз Фәрит озак еллар авылда, районда газ хуҗалыгында эшләде. Әлеге вакытта вахта ысулы белән читкә йөреп эшли. Гаиләсе белән Иске Балтачта яши. Балаларыбыздан уңдык. Безнең сүздән чыкмадылар. Хәзер алар безне карый, — ди Фәһия апа.
Алтмыш ел гомер артта калган. Бүген биш оныкларының уңышларына сөенеп, балалары белән горурланып гомер кичерә өлкән Гыйльмияровлар. Кияүләрдән, киленнәре Земфирадан да уңганнар. Уллары эштә вакытта Зинфира Фәнгать кызы каенана-каенатасын игътибарыннан калдырмый. Кызлары Әминә дә еш кайтып ярдәмләшеп йөри.
Алты дистә ел буе бер-береңне санлап, хөрмәт итеп яшәүнең сере нидә?
Фәһия апа ул сорауга үз тәҗрибәсеннән чыгып болай дип җавап бирде:
—Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый. Сүзгә килешкән чаклар да була. Без бер-беребезгә бервакытта да үпкә сакламадык. Ошамаган әйберне шундук әйттек, кичтән сүзгә килешсәк, иртәнгә оныттык. Мин балаларга да шул киңәшемне кабатлыйм. Тормыш йөген җитәкләшеп тарттык. Булсын дип яшәдек. Дөнья көтү уен-көлкедән тормый. Акыл кирәк. Акыл белән яшәсәң генә тормышың алга бара.
Төп героемның алтыннан кыйммәт сүзләренә өстәп нәрсә генә әйтим икән?
Күбрәк булсын иде арабызда сезнең кебек кешеләр!