Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2019, 17:58

Балтачта БДИ тапшыруда кимчелекләр ачыкланган

Балтач районында быел мәктәпне тәмамлаган 16 укучының БДИ нәтиҗәләрен юкка чыгарганнар.

Балтач районында быел мәктәпне тәмамлаган 16 укучының БДИ нәтиҗәләрен юкка чыгарганнар.

Быелгы БДИ тапшыру чоры районга кара нокта алып килде. Күзтәүчеләр Балтач районы БДИ тапшыру пункты кимчелекләр ачыклаган. Сүз ялган юл белән нәтиҗәгә ирешергә маташу турында бара.
Бүген бу мәсьәләне, видеокиңәшмә режимындагы, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте утырышнда тикшерделәр. Республика Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров билгеләвенчә, тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, быел Балтач районында мәктәпне тәмамлаган 16 укучының БДИ нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган. Алар урта белемгә ия булу турында аттестатсыз калды дигән сүз.
—Бу хәл Русия күләмендә республиканың абруен төшерә...Ничек мондый юлга барырга мөмкин? Бу укучыларның ата-аналары нәрсә уйлагандыр, белмим..,—диде Радий Хәбиров киңәшмәдә бу хакта сүз барганда.
Радий Хәбиров район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка гаеплеләрне ачыкларга боерды. Әгәр, бу эштә муниципаль хезмәткәрләрнең дә катнашлыгы бар икән, алар карата җинаять җаваплылыгы тотарга тиеш, дип билгеләде Республика Башлыгы.
Читайте нас