Балтач таңнары
+20 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
28 Июня 2019, 08:09
Башкортстанда Бердәм транспорт картасы куллануга кертелә башлый
Быелгы елның 1 июленнән Башкортстанда Бердәм транспорт картасының куллануга кертелә башлавы турында хәбәр иткән идек. Вакыт үтте, бу эшкә әзерлек ничек? Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов үткәргән матбугат конференциясе шул сорауга җавап биргән.
Быелгы елның 1 июленнән Башкортстанда Бердәм транспорт картасының куллануга кертелә башлавы турында хәбәр иткән идек. Вакыт үтте, бу эшкә әзерлек ничек? Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәмәтҗанов үткәргән матбугат конференциясе шул сорауга җавап биргән.
Хәтерегезгә төшерәбез: “Алга” тип исемләнгән Бердәм транспорт картасы күп өстенлекләр бирә, аларның иң мөһимнәре – уңайлылык һәм акча ягыннан отышлы. Әле “Башавтотранс” автобусларында юл хакы 25 сум тәшкил итә, ә шул карта буенча ул 20 сумга төшәчәк. Карта алганда берьюлы күбрәк йөрү өчен түләгән саен бер йөрү хакы шул кадәр арзанрак булачак. 1 сентябрьдән сәгатьләп тариф та гамәлгә кертелә: бер сәгать эчендә берничә автобуста йөреп өлгерсәң, бер тапкыр гына түләргә мөмкин булачак. Уңайлылыгы да аңлашыладыр: карта булгач, кесәдә вак акча эзләргә, кондукторның тагын аларны санап торганын көтәргә кирәкми.
Матбугат конференциясендә хәбәр ителүенчә, шәһәр буенча һәм шәһәр яны транспортында “Алга” электрон картасыннан файдалану этаплы рәвештә башкарылачак: башта аңа Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләре күчә. “Уфаматбугат” киоскларында, “Альдо” һәм “Башспирт” сәүдә челтәрләре кибетләрендә, “Башфармация” аптекаларында һәм “Башавтотранс” пунктларында бу картаны 50 сумга сатып алырга һәм артабан тулыландырып торырга кирәк булачак. Йөрү хакы барлык төр транспортта да 20 сум тәшкил итәчәк. Шунысы мөһим: “Алга” картасы барлык транспортта да кулланылачак, шул исәптән – хосусый автобусларда.
– Һәр транспорт чарасына кергән урында карта белән исәпләшү өчен терминал куела. Әлеге мәлдә шушы корылма 1600 транспорт чарасында урнаштырылган, тагын да биш меңгә якынын җиһазландырасы бар, – дигән Тимур Мөхәмәтҗанов. – Барлык оештыру эшләре графикка ярашлы бара. Пассажир ташучылар белән финанс мәсьәләләре үзара яраштырылган, әле алар белән килешү төзелә.
Тиздән бу картаның сайты –
www.alga-kard.ru
– эшли башлаячак, барлык кызыксындырган сораулар буенча 8-800-347-1111 “кызу бәйләнеш”енә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чыганак: “Башкортостан”.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"