Балтач таңнары
+20 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
27 Июня 2019, 14:35
Торатау бәйрәмгә көтә!
Сайтыбызда хәбәр итүебезчә, 29 июньдә Ишембай районында “Торатау йыйыны” республика бәйрәме үтәчәк. Чара тантаналы рәвештә сәгать 4тә ачылачаҡ. Легендар тау янындагы мәйданда Башкортстанның күп милләтле мәдәнияте һәм йолалары белән танышу өчен халык һәм кунаклар җыелачак.
Сайтыбызда хәбәр итүебезчә, 29 июньдә Ишембай районында “Торатау йыйыны” республика бәйрәме үтәчәк. Чара тантаналы рәвештә сәгать 4тә ачылачаҡ. Легендар тау янындагы мәйданда Башкортстанның күп милләтле мәдәнияте һәм йолалары белән танышу өчен халык һәм кунаклар җыелачак.
“Торатау йыйыны” бәйрәме программасы бик бай: тарихи вакыйгаларга таянып язылган легендар сармат патшабикәсе Зарина (“Сарматлар варислары”) турындагы театральләштерелгән тамаша, бизәү-кулланма сәнгать товарлары күргәзмәсе һәм аларны сату, буза ясаучылар конкурсы, спорт ярышлары, милли уеннар, “Сармат алтынын эзләү” квесты, балалар уеннары, “Ылаҡ” күрсәтмә чыгышлары, “Мәргән укчы” бәйгесе һәм башкалар.
Кичке сәгать 7дән “Toratay-party” тип аталган зур концерт башлана. Анда “Арғымаҡ”, “Бүреләр”, “Ҡурайсы”, “Каруанһарай”, “Далан”, “Бәхетле”, “Дан” төркемнәре, RNT, МС Баш, Башкортстанның халыҡ уен кораллары милли оркестры һәм башкалар чыгыш ясаячак. Шулай ук лазер шоуы көтелә.
Тамашачылар 90нчы елларда меңәрләгән кешене җыйган һәм башкорт рок мәдәниятен үстерүгә этәргеч биргән “Дәрүишхан” төркеменең терелеүенә шаһит булачаҡ. Кичен чара популяр диджейлар DJ Khan һәм DJ Fatikh катнашлыгындагы яшьләр дискотекасы белән тәмамланачак.
Фото: "Башинформ"
Чыганак: “Башкортостан”.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"