Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2019, 18:17

Башкортстанда бензин янә кыйммәтләнде

“Башнефть” автозаправкалау станцияләрендә ягулык бәяләре күтәрелде.Хәзер Аи-92 маркалы бензинның иң арзанының литры 41,40 сум тора.

“Башнефть” автозаправкалау станцияләрендә ягулык бәяләре күтәрелде.

“Регуляр” төрендәге АИ-92 маркалы бензин 25 тиенгә кыйммәтләнде. Хәзер бу маркады бер литр бензин сатып алу өчен 41,40 сум түләргә кирәк. Atum-92 маркалы бензинның литр бәясе дә 15 тиенгә кыйммәтлнде. Хәзер ул 42 сумга җитте. Ә бер литр Atum-95 маркалы бензин сатып алу өчен 44,45 сум чыгарып салырга кирәк.
Бер литр дизель ягулыгы да 15 тиенгә кыйммәтләнде. Яңа бәядәге солярканың литры 45,10 сум тора.
Читайте нас