Җәмгыять
17 Июня 2019, 18:27

Имәндә ФАП һәм мәчет түбәсен яңартканнар

Имән авылында, өмә оештырып, мәчет һәм ФАП түбәсен яңартканнар.

Имән авылында, өмә оештырып, мәчет һәм ФАП түбәсен яңартканнар.

Имән авылында фельдшер-акушер пункты һәм мәчет — халык өчен иң кирәкле объектлар. Шуңа да бу ике учреждение урнашкан бинаны урындагы халык үз көче белән төзек тотуны артык күрми. Безгә яшәргә, димәк, чыккан көчебез үзебез өчен дигән фикердә имәнлеләр.
Авылда фельдшер-акушер пункты һәм мәчет түбәсен урындагы халык өмә оештырып яңарткан.
— Имән авыл халкы үз көче белән ФАП һәм мәчет түбәсен яңартты. Өмәдә катнашучыларның барысына да Зур рәхмәтебезне белдерәбез,— дип язган Нөркә авыл җирлеге хакимияте башлыгы Флидә Гыйндуллина Инстаграмдагы үзенең битендә.

Читайте нас