Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2019, 16:37

Балтачта юлларга термопластик билгеләр урнаштырыла

Балтач тирәсендәге юлларда яңа төр разметка барлыкка килде.

Балтач тирәсендәге юлларда яңа төр разметка барлыкка килде.

Балтач тирәсендә автотрассадан узучылар юлга сызылган билгенең торышына игътибар иткәндер, мөгаен. Сызыклар калын, ягъни алар асфальттан калкыбрак тора. Мондый төр разметка М-7 кебек, автохәрәкәт интенсивлыгы югары булган автотрассаларда күптән файдаланыла иде.
Безнең җирлектәге юлларга моңа кадәр разметканы буяу ярдәмендә сызып килделәр. Юлларда мондый билгеләр тиз юкка чыга иде. Хәзер алай булмас. Чөнки термпопластик разметка тышкы техник, химик матдәләр һәм температура капыл алышыну тәэсирләренә чыдам.

Иске Балтачта яңа төр разметканы мәктәкпәчә балалар учреждениеләр тирәсендә җәяүле кичүләренә дә урнаштырдылар.
Читайте нас