Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июнь 2019, 18:54

Югары уку йортлары электрон дипломга күчә

Русия югары уку йортлары 2021 елга электрон рәвештә дипломнар бирә башларга ниятли. Бу югары белем турындагы ялган документлар белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

Русия югары уку йортлары 2021 елга электрон рәвештә дипломнар бирә башларга ниятли. Бу югары белем турындагы ялган документлар белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

Россия югары уку йортлары 2021 елга электрон рәвештә дипломнар бирә башларга ниятли. Бу хакта "Известия" газетасына сылтама белән, "Заман сулышы" хәбәр итә.
Бу югары белем турындагы ялган документлар белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.
"2021 елга Россия югары уку йортларын тәмамлаучыларга цифрлы документлар бирә башларга планлаштыралар. Яңа модель дипломнарны 2019 елда биш университетта сынап караячаклар. Тагын 15 югары уку йортында ул 2020 елда сынау узачак", - диелә басмада.
Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә аныклап узуларынча, мондый дипломда практика, спорт казанышлары, фәнни тикшеренүләрдә катнашу, шулай ук квалификация күтәрү курслары турында мәгълүмат булачак.

Читайте нас