Балтач район Хакимияте башлыгы урындагы матбугат хезмәткәрләрен республика матбугаты көне белән котлады
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев район гәзите хезмәткәрләре һәм матбугат ветераннары, штаттан тыш хәбәрчеләрне республика матбугаты көне уңаеннан тәбрикләде.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев район гәзите хезмәткәрләре һәм матбугат ветераннары, штаттан тыш хәбәрчеләрне республика матбугаты көне уңаеннан тәбрикләде.
„Районыбызның тарихи сәхифәләрен, милли хәзинәләрне саклаучы, гадел мәгълүмат җиткерүче район гәзите хезмәткәрләре һәм матбугат ветераннары, штаттан тыш хәбәрчеләр белән горурланабыз. “Балтач таңнары” гәзите район халкы өчен бай рухи чыганак ул.
Бүген бер генә яңа башлангыч та, яңа проектлар да мәгълүмат чараларыннан башка тормышка ашырылмый. Соңгы елларда басманың сайты да үз аудиториясен тапты. Көндәлек четерекле, иҗади хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз халкы төрле мәгълүмат ала. Сез һәр тармакның үсешен тәэмин итүдә актив катнашасыз. Район гәзите алда да үз укучыларын югалтмас, һәр өйдә көтеп алынып, сердәшче, киңәшче булып калыр дип ышанам.