Җәмгыять
13 Июня 2019, 12:28

Борай районында калдыклар туплау контейнерын яндырганнар

Борай районында вандаллык кылу очраклары ешайган. Шабай авылында калдыклар туплау контейнерын яндырганнар.

Борай районында вандаллык кылу очраклары ешайган. Шабай авылында калдыклар туплау контейнерын яндырганнар.

Шабай авылында калдыклар туплау контейнеры вандаллар кулыннан зыян күргән. Пластиктан ясалган контейнерны, тупланган калдыклары белән бергә, яндырганнар.
Мөгаен, кемнәрдер чүп реформасына карата шулай протест белдерергә уйлагандыр. Бәлки бу гамәл бөтенләй башка максат белән кылынгандыр. Анысы билгесез. Тик шунысы, зыян нәтиҗәсендә, калдыкларын электән урнаштырган халык хәзер нишләргә тиеш? Яндырган контейнер урынына,бәлки, яңасы да куелыр. Тик анысы да бюджет акчасына сатып алына бит! Вандаллар мондый кылыклары белән кемгә начарлык эшли? Райондашлары, авылдашларына, әлбәттә.
Гомумән, соңгы вакытта Борйда вандаллык кылу очраклары ешайган. Күптән түгел юл буендагы, “Борай районына рәхим итегез!” дип язылган стелага тәүфикъсыз сүзләр язып киткәннәр, дип язалар социаль челтәрдә.
Читайте нас