Җәмгыять
13 Июня 2019, 13:59

Балтачта кырау төшүе ихтимал

Балтачлылар, бакчаларыгызда түтәлләрдә үскән җылы яратучан яшелчә культураларын саклау хәстәрен күрегез. Иртәгә кырау төшүе ихтимал.

Балтачлылар, бакчаларыгызда түтәлләрдә үскән җылы яратучан яшелчә культураларын саклау хәстәрен күрегез. Иртәгә кырау төшүе ихтимал.



Алдагы көннәрдә һава шартлары белән арктика антициклоны идарә итә. Бу җәй башындагы соңгы кыраулар ихтималын арттыра.
Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, иртәгә Балтач районы җирлегендә, урыны белән, кырау төшүе ихтимал. Иртән 5:00 сәгатьтә һава темперратурасчы нибары +5 градус тәшкил итәчәк. Көндез дә һава температурасы +16 градустан югары күтәрелмәячәк.
Җылы яратучан яшелчә культураларын саклау хәстәрен алдын күрегез.
Читайте нас