Муниципаль Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Русия көне уңаеннан балтачлыларны тәбрикләде
Русия көне уңаеннан район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы балтачлыларга җылы теләкләрен җиткерде.
Русия көне уңаеннан район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы балтачлыларга җылы теләкләрен җиткерде.
Хөрмәтле райондашлар!
12 июньдә илебез халкы Россия көнен бәйрәм итә. Русия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басканнан соң, Русия үзенең дәүләтчелек нигезен төзеп, зур юл үтте, дөнья күләмендә танылуга иреште, абруй казанды. Монда балтачлыларның да өлеше бар.