Җәмгыять
12 Июня 2019, 08:00

Балтач районы марилары Семыкка җыела

Бүген Магашлы Алмантай авылында Семык уңаеннан гыйбадәт кылу чаралары узачак. Семык пайрем дене, марий калык!

Бүген Магашлы Алмантай авылында Семык уңаеннан гыйбадәт кылу чаралары узачак. Семык пайрем дене, марий калык!




Район территроиясендә мари милләте вәкилләре яшәгән егермегә якын авыл бар. Ә удмурт милләте вәкилләре районыбызның өч авылында яши. Язгы мәшәкатьләр тәмамлангач, фин-угор халкы вәкилләре “Семык” бәйрәменә җыела.
Быел Семыкның гыйбадәт кылу чаралары 12 июнь көнне башлана. Бу көнне Магашлы Алмантай авылында көннең икенче яртысында бәйрәм тантанасы узачак. Семык 16:00 сәгатьтә башлана.
Ә район күләмендәге Семык 16 июнь көнне Түбән Иванай авылында балтачлыларны бәйрәм тантанасына җыя.


Семык потка табынучыларның дини бәйрәме. Борынгы йола буенча ул атналар буена дәвам иткән. Семык көннәрендә мәрхүмнәрне искә алалар. .


Урындагы мариларның “Эрвел марий” автономиясе башлыгы Петр Абдулов билгеләвенчә, бәйрәм программасында “Семык” та катнашучы делегацияләрне каршылау, спорт-күңел ачу чаралары, мари, удмурт милли костюмнарына(ирләр һәм хатын-кыз милли киемнәре) конкурслары оештыру каралган.


Бәйрәм традицион рәвештә мариларның “җеп”кә сузылып бию белән тәмамланачак.
Семык пайрем дене, марий калык!
Читайте нас