Җәмгыять
11 Июня 2019, 07:07

Владимир Путин Татьяна Москалькованы кабул иткән

Дәүләт җитәкчесе Кеше хокуклары буенча тулы хокуклы вәкил Татьяна Москалькова белән очрашкан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Дәүләт җитәкчесе Кеше хокуклары буенча тулы хокуклы вәкил Татьяна Москалькова белән очрашкан.


Сөйләшүдә Русия гражданлыгын алуда очраган проблемалар, ипотека алган гаиләләргә һәм өлешчеләргә ярдәм мәсьәләләре, җинаять-процессуаль канунияткә бәйле сораулар һ.б. каралган. Омбудсмен дәүләт җитәкчесенә журналист Иван Голуновның эше турында да мәгълүмат биргән.


Татьяна Москалькова әйтүенчә, быел халыктан 38 650 мөрәҗәгать алынган – былтыргыга караганда дүрт мең чамасына азрак. Владимир Путинны аеруча торак кануниятенә бәйле сораулар кызыксындырган.


“Бу өлкә буенча мөрәжәгатьләр дә, белүемчә, быел азрак”, – дигән ул.


Омбудсмен, чынлап та, шулай булуын, чөнки торак мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән чараларның артуын, нәтиҗәле эшләвен белдергән.


Милли проектларны тормышка ашыру да моңа үз өлешен кертәчәк.

Чыганак: "Башкортостан".
Фото: kremlin.ru