Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2019, 09:00

Владимир Путин балаларга укырга нинди китаплар тәкъдим итә?

Русия Президенты Петербург халыкара икътисад форумында катнашты. Ул чит илләрнең мәгълүмат агентлыклары башлыклары белән очрашуында төрле сорауга җавап бирде. Һәр вакыттагыча анык, ачык һәм мәгънәле.

Русия Президенты Петербург халыкара икътисад форумында катнашты. Ул чит илләрнең мәгълүмат агентлыклары башлыклары белән очрашуында төрле сорауга җавап бирде. Һәр вакыттагыча анык, ачык һәм мәгънәле.


Һәр илнең дә балалары укысын өчен нинди китап тәкъдим итәр идегез, дигән сорауга Владимир Путин болай дип җаваплады: "Библию пусть прочитают, это в любом случае пойдет на пользу, Тору прочитают пускай, Коран. Все это точно совершенно пойдет на пользу и мальчикам, и девочкам".


Президент Библия, Тора, Көрьән кебек изге китапларда тик файда гына күрә. Чөнки, ти ул, дөнья диннәре нигезендә гуманистик башлангыч ята.


"Әгәр дә без аларны хупласак, андагы кагыйидәләрне үтәсәк, дөнья яхшырачак", — диде Владимир Владимирович.


Президент яхшы киңәш бирде. Тик яшь буынга ул китапларны аңларга да кирәк бит әле.

Фото: pixabay.com
Источник: “Йәшлек”.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин
Читайте нас