Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2019, 16:22

Безнең Балтач Сабантуена җитәме соң?

Бүген Балтачта зур бәйрәм. Агымдагы елның кыр эшләрен вакытында башкарып, терлекләрне уңышлы кышлатуны тәэмин итеп туган төбәгебезнең аграр тармагында көч салган уңганнары эшенә йомгак ясалды район Сабантуенда.

Бүген Балтачта зур бәйрәм. Агымдагы елның кыр эшләрен вакытында башкарып, терлекләрне уңышлы кышлатуны тәэмин итеп туган төбәгебезнең аграр тармагында көч салган уңганнары эшенә йомгак ясалды район Сабантуенда.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев озатуында бәйрәмнең кунаклары тәүдә авыл җирлекләре, оешма, предприятие хезмәткәрләре катнашлыгында бизәлгән “Тирмәле Балтач”та булып, урындагы халыкның кунакчыллыгы, үткәннәргә сакчыл карашы, ата-бабадан калган мирасларны саклап, баетып яшәвенә инанды.
Аннары үзешчән сәнгать осталары катнашлыгындагы театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителде.
Мәйданнан Русия, Башкортстан һәм районыбыз флагларын җилфердәтеп атлылар үткәннән соң производство алдынгыларының парады башланды. Аны быел алдынгы “Россия” җәмгыяте уңганнары ачты.
“Сабантуй-2019” бәйрәмен Илгиз Әхвәс улы ачык дип игълан итте. Бәйрәм флагын күтәрү хокукы алдынгы хуҗалык — “Россия” җәмгыяте директоры, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гариповка бирелде. Язгы кыр, терлкләрне кышлатуга йомгак ясап, Илгиз Әхвәс улы басучылыкта һәм терлекчелектә нәтиҗәле эшләгән авыл эшчәннәрен бүләкләде.
Бәйрәмнең олы кунаклары чыгышыннан соң районыбызны данлап яшәгән бер төркем балтачлыларга республика оешуның 100 еллыгы уңаеннан булдырылган медальләр тапшырылды, иң лаеклылар “Балтач районының Почетлы гражданины” исемлеген тулыландырды, июнь аенда мәхәббәтләрен законлы никах белән ныгыткан парлар, Балтачка ел дәвамында зур җиңүләр алып кайткан спортчылар һәм башкалар хөрмәтләнде.
Тантаналы өлештән соң мәйданда ат чабышы, милли көрәш, спорт ярышлары, җыр-бию, күңел ачу чаралары дәвам итте.

Читайте нас