Җәмгыять
8 Июня 2019, 09:00

Балтачлыларны район Хакимияте башлыгы Сабантуй бәйрәме белән тәбрикләде

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев балтачлыларга Сабантуй бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев балтачлыларга Сабантуй бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да халкыбызның көтеп алган бәйрәме Сабантуй белән кайнар котлыйм!
Нәкъ Сабан туенда, милли традицияләрне, дуслык-туганлык җепләрен гасырлар буенча саклап килә һәм ныгыта торган, туган телебезгә һәм мәдәниятыбызга булган мәхәббәтне буыннардан-буыннарга җиткергән “сабан бәйрәмендә” һәр елны беренче кыр батырларына, яңа уңышка нигез салган игенчеләргә, авыл хуҗалыгы алдынгыларына аларның фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерәбез, аларны хөрмәтлибез. Балтачлылар барлык җитештерү тармакларында эшләүче хезмәтчәннәрнең, мәгариф һәм иҗат вәкилләренең уңышы белән, спортчыларыбыз яулаган җиңүләр белән чын мәгънәсендә горурлана ала.


Бөтен халык бәйрәменә әверелгән Сабантуй быел да сездә онытылмаслык матур хисләр калдырсын, мавыктыргыч ярышлардан, уен-көлке, күңел ачулардан алган күңел күтәренкелеге алдагы көнгә якты өмет-ышанычлар тудырсын, районыбыз, республикабызның матур киләчәге өчен алда торган бурычларны үтәп чыгарлык бетмәс көч-куәт, дәрт өстәсен, ел буенча җитәрлек итеп җанга рәхәтлек бирсен!


Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә бәхете һәм эш-хезмәтегездә уңышлар телим! Һәр йортта, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек, муллык булсын!
Читайте нас