Балтач таңнары
+22 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
8 Июня 2019, 16:36
Балтач районының тернәкле хуҗалыкларының атлары да мактаулы
Балтач район Сабан туенда чаптарлар ярышында беренчелекне “Луч” җәмгыятеннән Стрела кушаматлы ат яулады.
Балтач район Сабан туенда чаптарлар ярышында беренчелекне “Луч” җәмгыятеннән Стрела кушаматлы ат яулады
.
Чаптарлар ярышы элек-электән Сабан туеның йөзек кашы булып исәпләнгән. Алпавыт чорында ук Сабантуйга охшаш бәйрәмнәрдә атларны бәйгегә чыгарганнар.
Хәзерге Сабан туйлдарында да чаптарлар ярышы игълан ителү белән, бәйрәмгә килгән халык ярыш үтәсе мәйдан тирәсен биләп ала. Бакалы район Сабан туенда чаптарлар ярышы вакытында күңелсез хәл теркәлгәннән соң, ярышлар башланыр алдыннан тамашачыларны игътибарлы һәм сак булырга чакырып кат-кат искәрттеләр.
Халык комарлыкка бирелеп тамаша көтә. Ләкин Сабан туена ярышка килгән чаптарлар саны елдан-ел кыскара баруы уйланырга мәҗбүр итә. Киләсе елда йөзек кашсыз калмасмы?
Былтыр
Сабан туенда унсигез чаптар ярышларда катнашкан булган. Моның җидесе хуҗалыклардан килгән рәт атлары. Быел бу көнне 34 муниципалитетта Сабан туе узды. Ә ипподромнардан килгән саф токымлы атлар бу юлы Балтач район Сабан туена ямь өсти алмады. Ә рәт атлары кайда булган соң? Ярышларда бары дүрт чаптар катнашты. Шуңа да бәйге бер төркемдә генә узды.
Атлар күп түгел, аның каравы ниндирәкләр. Ярышырга ыргылып торалар. Атларның да иң дәртле чаклары. Бәйгегә килгән иң өлкән чаптарга — 7, ә иң яшенә 5 яшь. Арада беренче тапкыр мәйдан тотарга чыкканнары да, бәйгедә алтынчы ел рәттән катнашканнары да бар.
Чапталарның җитезлеге 1800 метр арада сыналды. Бәйгенең дөрес барышын район ветеринария станциясе һәм спорт тармагы белгечләре берлектә хөкем итте.
“Луч” җәмгыятеннән ярышта катнашкан чаптарның кушаматы ук җисеменә туры килеп тора. Стрела. Флорид Нуркаев йөгәнләгән чаптар старт бирелгәннән соң 2,13 минут үтүгә, уктай атылып, финишка килеп тә җитте. “Рассвет” җәмгыятеннән Айдар Минсаяпов йөгәнләгән Буян кушаматлы ат лидердан өч секундка гына калышты. Куйбышев исемендәге кооперативтан Гром кушаматлы чаптарны ярышка алып чыккан Ридаль Ситдыйков пьедесталның өченче баскычын яулады. Ә “Россия” җәмгыятеннән Ялкын кушаматлы чаптарның район Сабан туе бәйгесендә әле беренче генә тапкыр катнашуы. Аны йөгәнләгән Марсель Шакиров дистанцияне 2,34 минутта узды.
Бәйгегә чаптарлар алып килгән хуҗалыклар барысы да авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт ярышында призлы урыннар яулаган агропредприятиеләр. Тернәкле хуҗалыкларның атлары да мактаулы, дигән фикер бу очракта үзеннән - үзе туа....
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши