Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2019, 09:15

Владимир Путин Украинаның яңа Президенты белән очрашырмы?

Ике Владимир кайчан да булса килешүләр өстәленә утырырга тиештер бит? Сүз Русия Президенты Владимир Путин белән Украинаның яңа сайланган башлыгы Владимир Зеленскийның очрашуы турында.

Ике Владимир кайчан да булса килешүләр өстәленә утырырга тиештер бит? Сүз Русия Президенты Владимир Путин белән Украинаның яңа сайланган башлыгы Владимир Зеленскийның очрашуы турында.

Дөрес, РФнең Чит ил эшләре министры Сергей Лавров әле бу хакта сөйләргә иртәрәктер, дигән фикердә. Аныңча, әле Киев ягыннан юньле сигналлар килгәне юк. Шуңа да ниндидер карар ҡабул итүе урынсыз. Лавров фикеренчә, без хәтта күрше дәүләтнең яңа җитәкчелегенең Русия буенча нинди сәясәт алып барырын да белмибез.

Элекке комикның эш юнәлеше аңлашылмый, димәк.

Апрельдә Пекинга форумга барганында, очрашу кайчан була, дигән сорауга Владимир Путин үзе болайрак җавап биргән иде: "Зеленский изгеләр рәтенә кертелмәгән әлегә, аның каршысына барып басарга, шулай да очрашуны оештырырга мөмкин. Ул чакта иң тәүдә сүз Украинаның көньяк-көнчыгышындагы гауганы ничек бетерү турында барачак".

Фото: kremlin.ru

Читайте нас