Балтач таңнары
+13 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
7 Июня 2019, 06:17
Балтачлыларны автомашиналарын дөрес туктатырга чакыралар
Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстандагы идарәлегенең структур подразделениеләренә автомашиналарны дөрес парковкаламаган һәм тиеш булмаган урыннарда тукталыш ясаган очраклардагы бозулар өчен чыгарылган карарлар җибәрелә.
Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстандагы идарәлегенең структур подразделениеләренә автомашиналарны дөрес парковкаламаган һәм тиеш булмаган урыннарда тукталыш ясаган очраклардагы бозулар өчен чыгарылган карарлар җибәрелә.
Юл кагыйдәләрен бозу штрафларга китерә. Кагыйдәләрне белмәү җаваплылыктан азат итми. Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстандагы идарәлегендә бурычлыларның штрафларын юллауга кагылышлы 1925 башкару производствосы бар. Алар РФ Административ хокук бозу турындагы кодексның 12.19нчы статьясында каралган „Транспорт средствосын туктату кагыйдәсен бозу”га кагыла. Шул исәптән, 1030 карар тукталу кагыйдәсен бозган өчен, 257 карар инвалидлар өчен билгеләнгән урында тукталган һәм 490 очрак автотранспортны җәяүлеләр чыгып йөри торган урыннарда һәм тротуарларда туктаткан өчен административ хокук бозулар өчен салынган штрафлар турындагы карарлар. Шунысын да билгелик, административ комиссия парковкалау һәм тукталу кагыйдәләрен бозган водительләргә карата 6 меңнән артык протокол төзеде.
Белешмә өчен: РФ Административ хокук бозу турындагы кодексның 12.19нчы статьясы санкциясе гражданнарга һәм юридик шәхесләргә 500 сумнан алып 5000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Еш кына автомобильчеләр, дөрес парковкаламаган өчен штраф алып, аны түләргә ашыкмыйлар. Нәтиҗәдә бурыч җыела, ә ул бер дә водитель файдасына түгел. Административ штрафларны юллау максатыннан суд приставлары „Башкару производствосы турында”гы Федераль законга ярашлы, мәҗбүри үтәтү чараларын кулланалар. Шул исәптән алар бурычлының банкатагы исәбеннән яки башка кредит картасындагы акчадан юллана, транспорт средствосына карата теркәү эшләре т
ыела. Бүгенге көнгә Идарәлек хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозу турындагы кодексның 12.19нчы статьясында каралган административ штрафларны юллау турындагы тәмамланган 1334 башкару производствосы чикләрендә 1 856 100 сум штрафны юллап алдылар.
Шулай ук ведомство хезмәткәрләре суд чыгарган карарны бозып административ штрафларын түләмәгән гражданнарның адреслары буенча рейд чаралары үткәрәләр. Мәҗбүри түләтү чараларын кулланмау өчен Идарәлек булган бурычларны вакытында түләргә тәкъдим итә. Моны онлайн-режимда „Башкару производстволары мәгълүматлары банкы” дигән электрон сервис ярдәмендә үзаллы да эшләргә була. Соңгысын Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстандагы идарәлегенең рәсми сайтында таба аласыз:
http://r02.fssprus.ru/
.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"