Балтач таңнары
+27 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Җәмгыять
4 Июня 2019, 07:00
Иске Балтачта калдыклар туплау мәйданчыклары булдырыла башлады
Иске Балтачта каты көнкүреш калдыклары туплау өчен, стандарт таләпләренә ярашлы җиһазландырылган, мәйданчыклар булдырыла башлады.
Иске Балтачта каты көнкүреш калдыклары туплау өчен, стандарт таләпләренә ярашлы җиһазландырылган, мәйданчыклар булдырыла башлады
.
Әлегә кадәр Иске Балтачта каты көнкүреш калдыклары вакытлыча урнаштырылган контейнерларда туплана иде.
Тирә-як мохитне саклау закончылыгына ярашлы, мондый урыннар җиһазландырылган булырга тиеш. Контейнерларны аслыгы бетонланган, япма астындагы мәйданчыкларга урнаштыру карала. Мәйданчыкның бары бер ягы гына ачык булырга тиеш. Әлегә кадәр контейнерларны теләгән бер кеше үзе теләгән урынга илтеп күчереп куя иде. Элекке “Визит” кибете төбәгендәге хәл моңа ачык дәлил. Биредә төрле урмамнардан китереп куелган контейнерлар саны тугызга җитте. Ә ел башында бу ноктада бары бер контейнер иде! Мәйданчыкларны күчереп куя алмаслар, мөгаен.
Балтачта стандарт буенча җиһазландырылган беренче мәйданчык булдырылды. Асылыгы бетонланган, япма астындагы мәйданчык. Бары тик халыкның көнкүреш калдыклары белән эш итү культурасын гына күтәрәсе бар. Контейнерлар бары тик көнкүреш калдыкларын туплау өчен куела! Киселгән агач ботаклары, шифер калдыклары кебек зур габаритлы калдыклар, һәрхәлдә, бу категориягә керми. Андый калдыклар китереп ташлап, балтачлылар калдыклар туплау мәйданчыклары тирәсен чүпләмәсә иде!
Калдыклдарны туплау мәйданчыклары урнаштырылачак урыннар билгеле. Ел ахырына кадәр район үзәгенең барлык микрорайоннарында да калдыклар туплау өчен җиһазландырылган мәйданчыклар барлыкка киләчәк.
Чыганак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши