Җәмгыять
4 Июня 2019, 06:00

Балтач районы Хакимимяте башлыгы райондашларны Ураза бәйрәме белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Ураза бәйрәме уңаеннан, балтачлыларга изге теләкләрен җиткерде.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Ураза бәйрәме уңаеннан, балтачлыларга изге теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле мөселман райондашлар! Сезне Ураза гаете белән чын күңелдән котлыйм! Рамазан ае дәвамында без уй-ниятләребезне бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Киң күңеллелек чагылышы булган шушы омтылыш арытабан да дәвам итсен иде.
Мөселманнарга рухи пакьлек, камиллек биргән Ураза Гает белән тәмамлана. Рамазан аенда дин кардәшләребез изге эшләр кылдылар, күмәк ифтарлар оештырдылар, зәкят җыйдылар.
Районыбыз мөселманнары башка традицион дин вәкилләре белән беррәттән, тынычлык һәм аңлашуны ныгытуга үз өлешләрен кертер, дип ышанам.
Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Сезгә сәламәтлек, муллык һәм рәхим-шәфкатьлелек телим! Ураза гаете мөбәрак булсын!
Читайте нас