Җәмгыять
2 Июня 2019, 04:15

Владимир Путин һәм ясалма интеллект

Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында ясалма интеллект өлкәсендә технологияләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте.

Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында ясалма интеллект өлкәсендә технологияләрне үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте.


Президент сүзләренчә, ясалма интеллект — киләчәкнең технологик үсешендә төп юнәлешләрнең берсе. Русия исә бу тәңгәлдә бәйсез булырга тиеш.


Владимир Владимировичны сүзмә-сүз кабатлаганда, ул болай дине: "Уже говорил, и хочу еще раз повторить: если кто-то сможет обеспечить монополию в сфере искусственного интеллекта, то последствия нам всем понятны - тот станет властелином мира".


Күп үсешкән илләр ясалма интеллект технологияләре буенча төрле план корган. Әлбәттә, проектлары гамәлгә дә ашырыла. без дә артта калырга тиеш түгел.


Русияәдә барлык шартлар бар. Дәгъвачыларыбыз да көчле. Ягъни, башка дәүләтләрне күз уңында тотканда. Шуңа да эшкә җитди карарга кирәк. Иң мөһиме, амбициоз ниятләрне тормышка ашыруда кадрлар да таләп ителә. Аларны читтән җәлеп итәбезме, үзебезнекеләрне җибәрми тотабызмы — "акыллы башлар" ясалма интеллект булдыруда иң кирәкле кешеләр.


Владимир Путин да шулай дип белдерде: "Русиягә үз сәләтлеләрен саклау һәм бөтен дөнъядан иң яхшы белгечләрне җәлеп итү мөһим”.
#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

“Йәшлек” гәзитенә нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.

Читайте нас