Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2019, 09:42

Владимир Путин: 12 милли проектның нәтиҗәсен залык күрсен, үзгәрешләр кәгазьдә генә булмасын!

Сайтыбызда алдан хәбәр итүебезчә, алдагы алты елда дәүләтебез халыкның тормышын яхшыртуга 28 триллион сум акча юнәлтәчәк.

Сайтыбызда алдан хәбәр итүебезчә, алдагы алты елда дәүләтебез халыкның тормышын яхшыртуга 28 триллион сум акча юнәлтәчәк.
Русия Президенты Владимир Путин шәһәрләрдә, авылларда бердәй нәтиҗәләргә ирешү бурычын куйды. Кеше эш нәтиҗәсен отчетта, кәгазьдә түгел, ә үз күзе белән күрергә тиеш. Тормышны яхшыртуның бу ысулы – билгеләнгән милли проектларны гамәлгә ашыру. Алар – 12әү. Башкортстанда бу өстенлекле проектларны тормышка ашыруга 175,1 миллиард сум бүленә.
Һәр берсенә тулырак тукталыйк.


Демография


Иң мөһим проектларның берсе. Республикала аның программаларын гамәлгә ашыру өчен 34,4 миллиард сум юнәлтеләчәк.
Бу акча мохтаҗ гаиләләргә тәүге баласы туганда (якынча 6000 гаилә, ай саен – 10 мең сум) түләүгә, күп балалыларга алты процентлык ипотека льготасы сыйфатында, мотлак медицина страховкасы исәбенә 2000 чамасы ЭКО эшләүгә, 2019 елда 19 балалар бакчасы төзүгә һәм реконструкцияләүгә (Уфа, Күмертау, Бәләбәй шәһәрләрендә, Стәрлетамак, Мәчетле, Белорет, Зиянчура, Салават, Краснокама, Борай, Чакмагыш, Уфа районнарында) тотынылачак.


Саулык саклау


Бу милли проектта аеруча тәүге ярдәмне күрсәтүгә, квалификацияле кадрлар әзерләүгә, чирләрне искәртүгә, яман шеш авыруларына каршы көрәшкә, балалар поликлиникаларын һәм дәваханәләрне яңартуга игътибар биреләчәк. Гомум бүленгән сумма – 16,4 миллиард сум.
Быел 18 балалар поликлиникасында капиталь ремонт ясалачак, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә яңалары сафка кертеләчәк. 22 ФАП төзекләндерелә һәм төзелә. 27 медицина комплексы алу күзаллана. Бу максатка 625 миллион сум акча бүленә.
Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен 216 миллион сум юнәлтелә. 2018 ел башындагы күрсәткечләр буенча республикада 1150 табип һәм 973 урта медицина персоналы җитмәгән.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм яман шешкә каршы көрәшкә җиде миллиард сумнан артык акча тотынмакчылар. Эшләрнең нәтиҗәсе булып 2024 елга шушы чирләрдән үлем очрагын киметү булачак.
Уфада онкология диспансерының хирургия корпусын төзеп бетү күзаллана. Баш калада, Күмертауда, Нефтекама, Стәрлетамак, Октябрьский, Салават шәһәрләрендә, Белорет, Бөре, Дуван районнарында амбулатор онкологик ярдәм үзәкләре барлыкка киләчәк.
Район дәваханәләрен яңа җиһазлар белән коралландыру да күзаллана.


Мәгариф


Милли проектка 17,5 миллиард сум юнәлтелә. Алдагы ике елда 21 яңа мәктәп ачылачак.
2024 елга ике сменада укытуны бетерү бурычы куела. Уфаның “Милов паркы” бистәсендә 1225 урынга исәпләнгән яңа дүрт катлы мәктәп төзелә. Инорста 1650 урынлык мәктәп белән гомум белем бирү үзәге барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Булгаков, Жуков, Чесноковка, Иглин авылларында мәктәп төзелешләре карала.
198 авыл һәм бәләкәй шәһәрләр мәктәбе матди-техник базасын яңартачак.
Быел өч яңа балалар технопаркы ачылуы күзаллана. Монда роботлар, пилотсыз очу аппаратлары төзү, аэроҗиһан инженериясе серләренә төшендерү алып барылачак.


Мәдәният


Өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыруга 6,3 миллиард сум бүленә. Төп бурычлар: төпкелдә мәдәният учреждениеләрен тергезү, капиталь ремонтлау, авылларда мәдәният-ял итү үзәкләре төзү, авылларга күп функцияле мәдәният үзәкләре (үз коллективлары булмаган авылларга, барлыгы 10 автоклуб) алу, Интернетлы модуль китапханә ачу, мәдәният өлкәсендә эшләүче һәвәскәр коллективлар һәм НКО-ларга грантларны арттырыу.


Торак һәм шәһәр мохите


Бу милли проектка юнәлтелгән акча суммасы – 6,4 миллиард сум.
Гамәлгә ашыру нәтиҗәсендәге эшләр: 1,5 тапкырга торак төзү күләмен арттыру, 135 мең квадрат метр социаль торак төзү. Торак-акча туплау программасы (программы жилищно-накопительных сбережений) буенча эшне активлаштыру, катнашучылар санын 9000-гә җиткерү. Авария хәлендәге торактан халыкны күчерү, 142 паркны, скверны, ял урынын төзекләндерү.


Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар


Бу милли проектка безнең республикада 33,4 миллиард сум бүлергә карар ителгән. Шуның 9,4 миллиард сумы – федераль казнадан килә.
Быел Дуслык монументы янында Агыйдел аша яңа күпер салына башлаячак. Аны 2021 елда тәмамлау күзаллана.
Тагы да бурычлар: “Уфа – Ырымбур” Р – 240 автомобиль юлын реконструкцияләү, иң хәвефле дип табылган юлларда 430 фотовидеотеркәү камераларын урнаштыру, юл-транспорт вакыйгаларында үлем очракларын 2017 ел белән чагыштырганда өч тапкырга киметү.


Экология


Был проектны гамәлгә ашыруга 45,1 миллиард сум юнәлтелә. Төп бурычларның берсе: 2024 елга Русиядә законсыз чүплекләрне бетерү һәм калдыкларны эшкәртү буенча заманча комплекслар төзүгә бәйле эшләргә кушылу.
Быел шәһәрләргә якын урнашкан 16 чүплекне ликвидацияләү күзаллана. 2024 елга кадәр Стәрлетамак районындагы “Михайловская” сәнәгать калдыклары чүплегенә, Семенов алтын юу фабрикасы биләмәсенә, элекке ”Уфанефтехим” җәмгыяте мәйданындагы кыйлык урынына рекультивация үткәрү каралган.
Дуван, Дүртөйле, Яңавыл, Благовар районнарында чүп-чарны сортларга аеру комплекслары проектлана.
Башкортстан су сыйфатын яхшыртуға, су белән тәэмин итү объектларын яңартуга 4,2 милиард сум акча алачак.
Алты елда урман тергезү буенча зур эш башкарылачак. Моның өчен ике миллиард сумнан артык акча бүленә.


Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульлеккә булышлык итү


Милли проект предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне күз уңында тота. Шулай ук артык административ киртәләрне бетерү, экспортны үстерү, яңа эш урыннары булдыру, кешеләрне яңа һөнәргә өйрәтү күзаллана. Бу максатларга 1,2 миллиард сум акча юнәлтелә.
Әлеге вакытта 20 предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча программада катнаша. Ел азагына бу күрсәткеч 50гә җитәргә тиеш.


Кече һәм урта эшкуарлык, эшкуарлык башлангычларына булышлык


Шушы тармакны үстерүгә юнәлтелгән милли проектка 4,8 миллиард сум бүлү каралган.
2024 елга Русиядә 25 миллион кеше кече һәм урта эшкуарлыкта эшләргә тиеш.
Уфада “Минем бизнесым” дигән үзәк (Тынычык урамы, 14нче йорт) ачылды. Монда бик күп сорауга җавап алырга мөмкин. Быел шундый үзәкне тагы да Нефтекамада ачу күзаллана. Уфада Эшкуарлар йорты ачу да планда бар.
Башкортстанда әлеге тармакта эшләүчеләр санын бу ел ахырына ук 415 мең кешегә җиткерү күзаллана. Ә 2024 елга фермер хуҗалыгында һәм кооперациядә эшләүчеләр 18 мең кеше булырга тиеш.


Халыкара кооперация һәм экспорт


Шундый милли проект та билгеләнгән. Аңа 4,93 миллиард сум юнәлтелә. Читкә товар сатуның күләмен арттыруны күз уңында тота. Чимал һәм энергетик булмаган товар сату күләме 2024 елга 3,8 миллиард долларга җитәргә тиеш. Авыл хуҗалыгы товарлары сатуны исә әлеге дәрәҗәсеннән өч тапкырга арттырып, 230 миллион долларга җиткерү бурычы тора.
“Уфа” халыкара аэропортында авиация йөк комплексы төзеләчәк. Аның аша йөк ташу уңайлыклары артачак.


Фән


“Фән” милли проектына дүрт миллиард сум бүленә. Башкортстан гыйльми-мәгариф үзәге төзү конкурсында катнашырга җыена. Гаризаны хупласалар, 2020 елда республикада комплекслы гыйльми-техник проектлар буенча университетлар, гыйльми оешмалар, икътисадның корпоратив секторын берләштергән бердәм цифрлы плтаформа барлыкка киләчәк.
Быел яшь галимнәргә гыйльми проектлар өчен берәр миллион сум грант бирү күзаллана.


Цифрлы икътисад


Бу милли проект өчен 600 миллион сум салынган. 2024 елга кадәр0 республиканың 1200 мәктәп һәм лицее, 2060 ФАП, 280 авыл хакимияте киң форматлы интернетка тоташтырылачак.
Үзебездә җитештерелгән продукциягә, сервис проектларына өстенлек биреләчәк.
“Йәшлек”кә нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.

Читайте нас: