Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 Май 2019, 09:31

"Бездә ясалма интеллект буенча уңай нәтиҗәләр күп"

Русия Президенты Владимир Путин ясалма интеллект өлкәсе буенча технологияне үстерү буенча киңәшмә үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин ясалма интеллект өлкәсе буенча технологияне үстерү буенча киңәшмә үткәрде.


- Ясалма интеллект механизмы бик зур мәгълүматны тиз арада анализлауны тәэмин итә. Бу нәтиҗәлелектә дә, сыйфатта та чагыла. Шул ук вакытта, бу өлкәдәге көндәшлек үскәннән-үсә.


Интернет үсеше буенча Русия дөнья күләмендә алдынгы урыннарда. Аның бәясе түбән булу, мәктәпләрдә белем бирү, белгечләр әзерләү буенча да без нәтиҗәле эшчәнлек алып барабыз. Әмма киләчәктә тагын да зуррак көч салу кирәк булачак, - диде Владимир Владимирович.


Утырышта бу өлкәгә кадрлар әзерләү буенча да җитди сөйләшү булды. Бу җәһәттән ил җитәкчесе әлеге өлкәне үстерү белгечләренең фикерен дә тыңлады.


#ВладимирПутин
"Кызыл таң”га нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: