Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2019, 18:23

Балтачтагы “Зур өй җиһазлары” кибете юбилеен үзенчәлекле акция белән билгеләде

Бүген Балтачта эшкуар Әлфия һәм Рәфис Садыковлар үзләренең өй җиһазлары җитештерү предприятиесе ачылуга 15 ел тулу уңаеннан сатып алучылар арасында бүләкләр уйнатты.

Бүген Балтачта эшкуар Әлфия һәм Рәфис Садыковлар үзләренең өй җиһазлары җитештерү предприятиесе ачылуга 15 ел тулу уңаеннан сатып алучылар арасында бүләкләр уйнатты.

Эшкуар Әлфия һәм Рәфис Садыковлар үзләренең өй җиһазлары җитештерү предприятиесе ачылуга 15 ел тулу уңаеннан үзенчәлекле акция оештырды.
Балтач үзәгендә эшкуарларның “Зур өй җиһазлары” кибете күп еллар инде халыкка заманча үрнәктәге өй җиһазлары тәкъдим итә.
—Юбилей уңаеннан сатып алучыларыбызның күңелен күрергә булдык. Бер ай эчендә өч мең сумнан да ким булмаган бәядә товар сатып алучылар арасында бүләкләр уйнату турында карарга килдек,—ди Әлфия Садыкова акция шартлары белән таныштырып.
Акция шартларын үтәп, 71 сатып алучы бүләкләр уйнату чарасында катнашу хокукына ия булды. Ун кешегә зур булмаган бәядәге бүләкләр төшсә, иң бәхетлеләр телевизор урнаштыра торган тумба, атынгыч кәнәфи, евродиван кебек бүләкләр отты. Алар 4200—10300 сум тора. Суперприз(евродиван) Рима Вәлиевага төште. Акциядә катнашучыларның барысына да, юбилей уңаеннан, эшкуарлар истәлекле бүләкләр таратты.
Читайте нас: