Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 16:57

Чыгарылган калдыклар өчен балтачлылар да түләргә тиеш!

„Чүп реформасы”н тормышка ашыруда Балтач районы халкын хезмәтләндерүгә җаваплы төбәк операторы — „Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев район активистлары белән очрашып, актуаль мәсьәләләр буенча сөйләште.

„Чүп реформасы”н тормышка ашыруда Балтач районы халкын хезмәтләндерүгә җаваплы төбәк операторы — „Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте директоры Евгений Юдинцев район активистлары белән очрашып, актуаль мәсьәләләр буенча сөйләште.
Чарада катнашкан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәр катнашучыны сөйләшүдә актив булырга чакырды.
Район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин районда ел башыннан әлеге юнәлештә башкарылган эшләр белән таныштырды. Шамил Мөккамил улы белдерүенчә, Иске Балтач авылында 5әр контейнердан торган 17 контейнер мәйданчыгы эшләнәчәк һәм шәхси йортларда тупланган көнкүреш каты калдыклары шунда тупланачак. Әлеге вакытта ул мәйданчыкларны урнаштыруга рөхсәт биргән орган бүлекчәсе белән эш алып барыла.
Евгений Николаевич, үз чиратында, елның биш аенда башкарылган эшкә йомгак ясады. Аның чыгышыннан аңлашылуынча, узган чорда 2 миллион сумлык хезмәт күрсәтелгән, хезмәт өчен 137 мең сум акча түләнгән.
—Чыгарылган калдыклар өчен түләргә кирәк. Июнь аеннан соң бурычларны юллый башлаячакбыз. Приказ чыгарылачак һәм суд приставлары пеня белән исәпләнгән сумманы бурычлының исәбеннән алып калачак, — диде Евгений Николаевич.
Аннары сөйләшү сорау-җавап форматында дәвам итте. Чарада катнашучылар актив булды. Сораулар күп. Квитанцияләрдә яшәгән халык саны дөрес күрсәтелми, кемнәргә льготалар каралган, пеня ничек исәпләнәчәк, Иске Балтач авылында яшәгән олы яшьтәге кеше үзе яшәгән йорт янына контейнер кую мөмкин түгелме, дип кызыксынды. Шулай ук урам башына урнаштырылган контейнерларны авылдан читкә урнаштыру мөмкин түгелме, ни өчен контейнерларның капкачы юк, ни өчен төбәк операторының махсус техникасы җыелган чүпне даими килеп алуны оештырмый һәм башкалар...
Евгений Юдинцев аңлатуынча, квитанциядә дөрес мәгълүматлар күрсәтелмәгән очракта, чынында яшәгән халык саныннан чыгып түләргә кирәк. Шул чагында базага дөрес мәгълүмат кереп урнашачак һәм алдагы ай өчен дөрес сумма күрсәтелгән квитанция килә башлаячак. Льготалар буенча күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бурыч өчен пеня 1нче гыйнвардан исәпләнәчәк. Һәр контейнер мәйданчыгында биштән ким булмаган контейнер урнаштырылачак. Контейнерларны, урында яшәгән халыкның теләген исәпкә алып, урындагы үзидарә органнары урнаштыра. Район бюджеты исәбенә сатып алу оештырылса, капкачлы контейнерлар урнаштыру мөмкинлеге юк түгел. Ә төбәк операторының махсус техникасы авылларга килеп тупланган калдыкларны һәр өч көн саен алуны оештырырга тиеш. Балтачлылар сөйләшү барышында Евгений Николаевичтан шушы графикка сыярга тырышуларын сорарга да онытмады.
Илгиз Әхвәс улы белдерүенчә, контейнер мәйданчыклары булдырылганнан соң тәртип урнашыр. Халык фикере дә исәпкә алыныр. Әмма халыкның да аңлы карашы кирәк. Тулы контейнер янына күрәләтә тирес, чапкан печән, кискән агач калдыклары, иске көнкүреш техникасы, мебель ише калдыкларны чыгарып өю эш түгел. Район җитәкчесенең фикерен Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗанов та раслады.


Читайте нас: