Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 15:53

Чокалы авылы халкы матур бәйрәмгә әзерләнә

Район Хакимияте башлыгы И. Субушев раслаган боерыкның кушымтасына ярашлы, авылларда расланган график буенча халык бәйрәме „Сабантуй”, „Семык”, „Саумысыз, авылдашлар!” кебек зур чаралар күп халык катнашлыгында үтәчәк.

Графикка ярашлы, 15нче июнь көнне авылдашларны һәм кунакларны Чокалы авылында „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә көтәләр.
Бу көннәрдә чокалылар бердәм күтәрелеп авылда кунаклар каршыларга әзерләнәләр.
Халык өмәгә чыгып чистарту, төзекләндерү эше җәелдергән.
—Еллар дәвамында авылларыбызның ямен җибәреп утырган хуҗасыз буш йортларның чит җирләрдә яшәгән хуҗалары белән бәйләнешкә чыгып, аларны сүтеп урыннарын тазартырга ризалыкларын алдык. Махсус техника һәм күп кеше катнашлыгында иске объектлар сүтеп алынды, урыннары тигезләнде. Чокалыда туып-үскән, төпләнеп читтә яшәгән, җәйләрен туган йортларына кайтып йөргән авылдашлар күмәкләшеп кайтып йорт тирәләрен тәртипкә китерү белән мәшгуль, — ди Иске Янбай авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Ахунов.
Очрашу, күрешү, авылны арытабан төзекләндерү һәм яшәтү йөзеннән матур планнар кору максатыннан оештырылган чараны зур әзерлек белән каршылый Чокалы авылы халкы.
Читайте нас: