Балтач районы авылларында күп халык катнашлыгындагы җәйге бәйрәмнәр чоры башлана.
Район Хакимияте башлыгы И. Субушев районда халык бәйрәме „Сабантуй”ны үткәрү тарындагы боерыкка кул куйды. Боерыкка ярашлы, 8 июнь көнне район үзәге Иске Балтачта „Сабантуй” бәйрәме халыкны Сабантуй мәйданына җыячак.
Боерыкның кушымтасына ярашлы, авылларда расланган график буенча халык бәйрәме „Сабантуй”, „Семык”, „Саумысыз, авылдашлар!” кебек зур чаралар күп халык катнашлыгында үтәчәк.
9нчы июнь көнендә Иске Тимкә, Югары Карыш, Түбән Сикияз, Көмьязы, Иске Янбай, Тушкыр, Тучыбай, Штәнде, Мишкә авылларынында „Сабантуй”, Нөркә авылында „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмнәрен чакыралар.
12нче июнь көнне Магашлы Алмантай авылына мари халкының милли бәйрәме „Семык”ка рәхим итегез!
15нче июнь көнне Яңа Ямурза, Иштирәк, Сәйтәк, Чокалы авылларында „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә көтәләр.
16нчы июньдә Түбән Иванай авылында мари халкының милли бәйрәме „Семык” үтәчәк.
29нчы июньдә барлык авылдашларны, кунакларны Көнтүгеш авылында „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә чакыралар.
27нче июльдә Тибел авылында „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә рәхим итегез.
11нче августта Богдан авылында „Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтәчәк.
Бәйрәмнәрдән читтә калмагыз!