Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 16:36

Балтачта Роберт Хәйруллин истәлегенә футбол турниры узды

Иске Балтачта, Чечен сугышында һәлак булган Роберт Хәйруллин истәлегенә, футбол турниры узды.

Иске Балтачта, Чечен сугышында һәлак булган Роберт Хәйруллин истәлегенә, футбол турниры узды.

Май аеның бер көнендә Иске Балтачта Роберт Хәйруллин традицион рәвештә футбол турниры оештырыла. Быел ул үз тарихында унөченче тапкыр узды.
Чечен сугышында һәлак булган Роберт Рәвил улы Хәйруллинны дуслары, сыйныфташлары елның-елында искә ала.
Турнир балалар һәм ир егетләр комндалары арасында оштырыла. Бу юлы искә алу турниры нда 2005-2008 елларда туган малайларны, 2001-2003 елларда туган үсмерләрне берләштергән өчәр команда һәм “Танып” хоккей клубы футболчылары катнашты. Яшьләрдә ватанпәрвәрлек рухын күтәрү максаты белән дә оештырыла бу бәйге. Роберт Хәйруллин—батырлык үрнәге. Һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
— Быел да турнирга футболчылар зур оешканлык белән килде. Бәйгенең матди ягын хәстәрләүне Робертның дуслары Ленар Закиров, Илшат Рәфыйков өз өсләренә алдылар. Роберт барыбызның да күңелләрендә ачык күңелле, спортны сөюче яхшы дус булып сакланачак,--диде “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы директоры Фәрит Галимов, уенчыларга турнирда катнашырга килгәннәре өчен рәхмәт белдереп.
Турнирга Робертның әнисе Гөлфирә Хәйруллина да килгән иде. Улын искә алулары өчен бәйгене оештыручыларга рәхмәт хисләрен җиткерде. Бәйгене ачу тантанасында район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев, “Танып” хоккей клубы җитәечесе Алмаз Абдуллин турнирда катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Турнир нәтиҗәләре буенча, 2005-2008 елларда туган малайлар командалары арасында узган ярышта беренче урынны Иске Балтач авылының беренче санлы урта мәктәбе командасы яулады. Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе командасы икенче урында. „Танып” хоккей командасы икенче пьедесталның өченче баскычында.
2001-2003 елларда туган үсмерләрне берләштергән командалар арасындагы ярышларда Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбе төркеме футболчылары көчлерәк һәм җитезрәк булып чыкты. Беренчелек аларда. “Синара” командасы икенче урында. Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе футболчылары өченчу урынны яулады.
Традицион рәвештә, турнир иң яхшы уенчыларны да билгели. „Иң яхшы һөҗүм итүче” бүләген Нияз Шәйдуллов яулады. Эмиль Гыйльметдинов бу турнирда “Иң яхшы капкачы” буларак танылды. „Иң яхшы сакчы” бүләге Ринас Такаевка төште.
Командалар район Хакимияте Мактау грамтоларына, акчалата бүләккә ия булдылар.
Читайте нас: