Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 12:17

Балтач районы Хакимияте башлыгы китапханәчеләрне тәбрикләде

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Гомумрусия Китапханәләр көне уңаеннан район китапханәчеләренә тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

27 май Гомумрусия Китапханәләр көне билгеләп үтелә.

Китапханәнең төп байлыгы китаплар һәм аның укучылары. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта. Китап ул, гомумән, әдәплелеккә, әхлаклылыкка, ата-ананы хөрмәт итәргә, туган илне сөяргә өйрәтә.
Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре!
Шул уңайдан сезнең барчагызны да һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Алга куйган максатларыгызга ирешүегезне, якты өметләрегезнең тормышка ашуын телим. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыгыз тагын да артсын. Сез китапка карата мәхәббәт уятасыз, китапны пропагандалауда күп төрле чаралар үткәрәсез. Шул ук вакытта район күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашасыз. Сезгә иҗади уңышлар, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телим.
Читайте нас: