Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 13:01

Балтач киңлекләрендә коралайлар күргәннәр

Балтач районы киңлекләрендә соңгы вакытта коралайлар очрый башлады . Көтүләнеп йөргән ике коралайны кичә дә күреп, рәсемгә төшереп алганнар.

Балтач районы киңлекләрендә соңгы вакытта коралайлар очрый башлады.


Коралай (косуля) урман-дала шартларын үз итә. Шулай да алар безнең якларда сирәк очрый.
Коралай—бәләкәй болан. Бик җитез хайван. Күп тарафларда ул ау объекты. Парлашу чорында коралайның автотрассалар тирәсенә чыгу гадәте бар. Еш кына алар юлдан җилдергән автомашина белән узыша...

Бәлки безнең якларда да коралайлар үрчеп китәрләр. Райондашларыбыз әле бер, әле икенче тарафта коралай күрүләре турында социаль челтәрләрдә уртаклаша. Көтүләнеп йөргән ике коралайны кичә дә күреп, рәсемгә төшереп алганнар (Мылтыклы кешеләргә мәшәкать булмасын өчен, урынын сер итеп саклыйбыз).
Баесын районыбыз киңлекләре фаунасы. Безнең урман-далаларда корайларга да урын җитәрлек.
Читайте нас: