Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 17:21

Анновка тирәсендәге күл суларын аккошлар үз иткән

Анновка авылы тирәсендәге күл хозурлыгын арттырып бу көннәрдә биредә бер пар аккош йөзә.

Анновка авылы тирәсендәге күл хозурлыгын арттырып, бу көннәрдә биредә бер пар аккош йөзә.


Моңа кадәр күзгә чалынмаган аккошлар быел Анновка авылы тирәсендәге зур күл суларын да үз иткән.
Яз—көз айларында күл тирәсе чын мәгънәсендә кошлар базарын хәтерләтә. Биредә акчарлаклар, челән дә, кыр үрдәкләре гаиләләрен ишәйтүе гадәти күренеш..
Анновка авыл тирәсендәге күлгә быел аккошлар да төште. Ялга гына тукталуларыдырмы. Күл сулары, якын-тирәдәге мохит охшап китсә, бәлки биредә оя корырга да уйларлар. Бу көннәрдә авыл тирәсендәге күл суларын бер пар аккош ямьли.

Ә әлегә аккошлар авыл халкының күзәтү объекты. Кошларны күрергә күрше авыллардан да киләләр.

(Рөстәм Вәлиев фотолары).
Читайте нас: