Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2019, 18:07
Балтач районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
Бүген район мәктәпләрендә тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы 288 кыз һәм егет өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Бүген район мәктәпләрендә тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы 288 кыз һәм егет өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Мәктәпләрдә тагын бер уку елын артта калдырып бүген янә соңгы кыңгырау чыңлады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлаша. Район мәктәпләрендә тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы 288 кыз һәм егет өчен чыңлады бүген кыңгырау.
Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә узган тантанада уку йортын тәмамлаучыларның шатлыклы да, шул ук вакытта бераз гына моңсу да булган , хәтергә гомергә уелып кала торган хушлашу мизгелләрен укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар да уртаклашты.
Һәр елдпагыча быелгы чыгарылыш укучылары да укуда да, спортта, мәдәният торомышында, җәмәгать эшләрендә дә мәктәпнең данын күтәрүчеләр булдылар.
Мәктәпне тәмамлаучыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тәбрикләде.
—Бүгенге бәйрәм иңнәрегезгә канат куйсын! Барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Үзегез сайлаган уку йортларына укырга керү, эшкә урнашу бәхетенә ирешегез!, Әти-әниләрегез һәм укыткан укытучыларыгыз сезнең белән горурланырлык булсыннар. Еллар үтеп, әзерлекле белгечләр булгач үзегезне район җирлегендә көтеп калабыз,- диде район җитәкчесе чыгарылышлыларга мөрәҗәгать итеп.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде