Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 12:19

Иртәгә Иске Балтачта “Язгы бал” узачак

Иртәгә Балтач районы мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары, "Соңгы кыңгырау" тантанасыннан соң, район үзәгенең үзәк мәйданына “Язгы бал”га җыелачык.

Иртәгә Балтач районы мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары, "Соңгы кыңгырау" тантанасыннан соң, район үзәгенең үзәк мәйданына “Язгы бал”га җыелачык.


25 май көнне Балтач районының 15 мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау тавышы яңгырый.
Мәктәпләрдә узган тантанадан соң тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучы кызлар-егетләр Иске Балтачның үзәк мәйданында “Язгы бал”га җыела.
“Язгы бал”да мәйданда урнаштырылган стендлардан мәктәпне тәмамлаучыларның теләкләре, хыяллары белән танышу мөмкин булачак..
. “Язгы бал”ның иң соклангыч мәле, әлбәттә, мәктәп формасындагы кызлар һәм егетләрнең вальс, полонез һәм башка биюләрне башкаруы булыр, мөгаен.
“Язгы бал” 13:00 сәгатьтә башлана. Мәктәпне тәмамлаучылар шатлыгын бәйрәмдә бергәләп уртаклашыйк!

(Фото: видеодан скриншот.Архивтан).
Читайте нас: