Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2019, 17:46

Тәүге нәтиҗәләр бар

Быелгы тәүге квартал нәитҗәләре буенча, республикада гомум үлем дәрәҗәсе кимегән.

Быелгы тәүге квартал нәитҗәләре буенча, республикада гомум үлем дәрәҗәсе кимегән.

“Сәламәтлек сәгате”ндә саулык саклау министры вазифасын башкарычы Максим Забелин белдерүенчә, табиплар һәм башка профильле белгечләр 600гә якын кешенең гомерен саклап калуга ирешкән.

“Юл-транспорт фаҗигаләре, шулай ук аерым чирләргә бәйле үлем очраклары кимегән. Бу – уңай билге”, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.

Максим Забелин сүзләренчә, артабан бу җәһәттән хәл яхшыра барачак. Медицина учреждениеләренең баш табиплары эш нәтиҗәсенең шул күрсәткечләргә карап билгеләнәчәген яхшы аңлый.

Республика җитәкчесе “Демография” милли проекты паспортында куелган бурычларны үтәү мөһимлеген белдерде. Әле был җәһәттән башкарасы эш бихисап.

Чыганак: “Башкортостан”.
Читайте нас: