Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2019, 11:45

Балтачлыларны „Чүп реформасы”на җитди һәм җаваплы карарга чакыралар

Балтачта халыкның калдыклар белән эш итү культурасын күтәрәсе бар. Күрсәтелгән хезмәт өчен түләү турында да онытмаска кирәк.

Балтачта халыкның калдыклар белән эш итү культурасын күтәрәсе бар. Күрсәтелгән хезмәт өчен түләү турында да онытмаска кирәк.


Барыбызга да мәгълүм булуынча, быел ел башыннан „Чүп реформасы” тормышка ашырыла башлады. Безнең районга көнкүреш каты калдыкларын туплау өчен махсус контейнерлар кайтарылып, берничә авыл җирлегенә караган авылларда урам чатларына урнаштырылды. Чикләнгән җаваплылыктагы „Дүртөйлмелиоводстрой” җәмгыяте төбәк операторы сыйфатында район авылларын хезмәтләндерә.
Сүз дә юк, башланган гына эшнең җитешмәгән, уйланылып бетмәгән яклары да юк түгел. Алар буенча социаль челтәрләрдә бәхәсләр дә алып барыла.
Бүген Иске Балтач авылына кагылган проблемага тукталып үтәсе килә. Кышкы айларда төбәк операторының махсус техникасы тупланган чүп-чарны көн саен, көн аралаш килеп алуны оештырды. Язга аяк баскач атна-ун көн үтүгә, тупланган калдыклар алына ике атнага бер тапкыр алына .
Әмма урында яшәгән халыкның бу яңалыкка күнегеп китә алмавы, контейнерларга суйган терлек калдыклары, бакчасында үскән агач, куак ботакларын чыгарып өюе, контейнер урнаштырылган урынга хәтта өендәге иске җиһазларын да китереп урнаштыруы аңлашылып бетми. Аннан да бигрәк, чыгарылган чүп өчен түләүләргә карата халыкның аңлы карашы булсын, урнаштырылган контейнерлар контейнерлар да үз урыннарында гына торсыннар, аларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртмәсеннәр иде, дигән теләктә эшне оештыручылар. Төбәк операторы директоры Евгений Юдинцев районда үткән бер киңәшмә барышында әлеге мәсьәләгә аерым тукталды.
—Елның беренче кварталында Балтач районы җирлегеннән чыгарылган чүп өчен 1,5 миллион сум чыгымнар тотынылды, ә күрсәтелгән хезмәтләр өчен халыктан 69 мең сум акча җыелды, — диде.
Тормыш булган һәр йортта калдыклар барлыкка килә. Башлангыч алган яңалык вакыт үтү белән җайланыр, тәртипкә салыныр. Шуңа күрә чыгарылган чүп өчен түләүләрне озын-озакка сузмый, үзебезгә проблемалар тудырмый вакытында түләп бару иң дөрес адымдыр, мөгаен.
Ә сез чыгарган калдыклар өчен тәүләдегезме?
Читайте нас: