Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2019, 18:16

Балтачлы Ленара Солтанова „Ана булу талантларны ача” республика бәйгесендә катнашты

Нефтекама реабилитация үзәге Балтач филиалы хезмәткәре Ленара Солтанова Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова белән очрашкан.

Нефтекама реабилитация үзәге Балтач филиалы хезмәткәре Ленара Солтанова Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова белән очрашкан.

„Башкортстан” телерадиокомпаниясе, Гаилә, Хезмәт hәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештырган „Ана булу талантларны ача” республика бәйгесендә безнең районнан 4 әнинең эше жюри хөкеменә юлланган иде. Әниләрнең өчесе әле сабый балалары белән декрет ялындалар. Иске Балтачтан Илвира Гайфуллина— „Көз”, Айгөл Тимофеева — „Чия тоткан кыз” hәм Көмьязыдан Илсөяр Солтанова „Туган якка очабыз” дигән картиналар төшергәннәр. Араларында 3 бала әнисе, әлеге вакытта реабилитация үзәгендә эшләүче Ленара Солтанова да бар иде. „Гаилә” үзәге хезмәткәрләре эшләрне конкурска илтеп тапшырганнан соң, аларның дүртесен дә Уфага чакырдылар. Ленара Солтанова Конгресс-Холлда оештырылган чарада булып кайтты. Анда алган тәэссоратлары белән ул безнең белән уртаклашты. Аның фикерләрен гәзит укучыларыбызга җиткерәбез.
„Мин берсеннән-берсе акыллы, уңган, матур өч бала әнисе. Тормыш иптәшем белән аларның hәр уңышларына сөенеп яшибез. Кечкенә чагымнан ук рәсем төшерергә ярата идем. Дөньяның матурлыгына, яктылыгына булган хисләремне, шатлыгымны ак кәгазь битләрендә чагылдырасым килә иде. Мәктәптә укыган вакытларда рәсем дәресеннән гел „5”ле билгесе алсам да, махсус рәсем түгәрәкләрендә шөгыльләнмәгәч, арытабан язмышымны рәсем сәнгате белән бәйли алмадым. Әмма күңелемә якын шөгыльне ташлый алмадым. Бүген мин реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга хезмәт дәресен алып барам. Тегү, чигү, рәсем төшерү кебек эшләр белән шөгыльләнәбез. Мин моңа бик шатмын, hәм эшем белән горурланам. Кеше үзенең яраткан эше белән матур, диләр. Мин дә үз эшемне яратып башкарам.
Рәсем төшерү ул искиткеч могҗиза. Эчке уйлардан, хис-тойгылардан чыккан матурлыкны ник сурәтләмәскә, ник кулланмаска? Шул вакытта ял итәсең, күңелгә рухи азык, ниндидер сүз белән аңлатып бетерә алмаслык хисләр үзеңне биләп ала.
Йөрәк астында бала йөрткән әниләр яки баласын якты дөньяга китергәч туган искиткеч тәэссоратлар әйтеп бетерә алмаслык хискә ия. Бала якты дөньяга килгәннән соң туган теләкләр, минемчә, иң кадерлесе, иң якыны.

Конкурста катнашырга тәкъдим итү белән, шунда ук катнашырга ризалык бирдем. Үзем Тәтешле районы кызы булсам да Балтачның табигате мине күптәннән үзенә әсир итте. Озак та үтмәде, миңа чакыру кәгазе килде. 17 май көнне „Каринэ Хәбирова белән иҗади вернисаж” дип исемләнгән очрашуга юлландым.
Конгресс-холлга керү белән күргәзмәдә минем картинам каршы алды. Аннары осталык дәресләрендә үз кулларым белән уенчыклар эшләдем. Каринэ Хәбирова белән очрашу мизгелләре дә җылы үтте. Ул hәрберебезне, картина авторларын котлады, җылы теләкләрен юллады. Рәсем төшерү талантларына ирешкән әниләрне якын күрүе турында әйтте.
„Мин дә шулай сезнең кебек нарасыемны дөньяга китергәч, сурәт төшерә башладым. Гаиләгезне, балаларыгызны, эшегезне яратыгыз, талантларыгызны арттырыгыз, сәнгатьне сөегез,”—диде ул.
Очрашу эчтәлекле hәм файдалы булды, чөнки бер мәйданчыкта әниләр балалары, яраткан шөгыльләре хакында сөйләште”—диде Ленара Солтанова.
Читайте нас: