Иртәнге 10:00 — 11:00 сәгатьләрдә “Внимание всем!” дигән боерыкны аңлаткан әлеге сирена тавышын ишетү белән гражданнар радио, ТВ кебек мәгълүмат чыганакларын кабызырга, аерым алганда, “Россия 1”, “Первый канал”, “БСТ”, “Спутник ФМ”, “Юлдаш”, “Ашкадар” каналларын карарга яки “ОКСИОН”, операторы элемтә хезмәте күрсәтә торган кесә телефоннарына килгән СМС-хәбәр роәвешендәге күрсәтмәне карарга тиеш була.
Сигнал 3 минут дәвамында яңгыраячак. Реаль гадәттән тыш хәл очрагы булганда “Внимание всем!” сигналы электр сиреналары, тавыш көчәйткеч корылмалар һәм гудоклар ярдәмендә, 5 минут дәвамында бирелергә тиеш.