Балтач таңнары
-26 °С
Болытлы
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 Май 2019, 13:53
Чуртанлыкүлне аккошлар үз итте
Чуртанлыкүлгә төшкән аккошлар саны елдан-ел арта бара. Быел 48 аккош күл суларын үз иткән.
Чуртанлыкүлгә төшкән аккошлар саны елдан-ел арта бара. Быел 48 аккош күл суларын үз иткән.
Туган ягыбызның матур табигатен аккошлар бик ярата, шулай булмаса ел да күпме юллар үтеп кайтырлар иде микән? Әйе, ел саен авылыбыз күле суларында аккошлар күренгәли. Әмма быелгы кадәр хозур күренешкә тап булганыбыз юк иде әле. Узган елны күлгә 12-15 аккош төшкән булса, быел бу көннәрдә
Чуртанлыкүл
суларында 48 аккош йөзә.
Аккошлар - табигатьнең йөзек кашлары. Әлеге зиннәтле, горур кошлар үзләренә иң матур, иң җимле, иң мәрхәмәтле урыннарны гына сайлыйлар. Чуртанлыкүл авылындагы күлне үз иткәннәр икән, димәк, биредә аларга рәхәт, димәк аның халкы да аларга мәрхәмәтле. Чөнки аккошлар – чисталык, мәхәббәт һәм тугрылык символы булып торалар.
1 май конне ир-егетләр авыл зиратында өмәдә булсалар, хатын- кызлар һәм бала-чагалар күл тирәли чүп-чар җыеп, сулык тирәсен тәртипкә китерделәр. Халыкның бердәмлегенә, уңганлыгына сокланган кебек аккошлар да күл уртасыннан аларны кузәтеп тордылар, курыкмадылар, очып китмәделәр.
Аккошларның матурлыгын күрергә авыл кешеләре генә түгел, читтән
килүчеләр дә куп булды. Килүчеләр аккошларны фоторәсемгә төшерделәр.
Бу сылу һәм горур кошлар авыл кешеләренең йортларына бәхет һәм муллык
алып килсен иде, дигән теләктә каласы килә.
Гөлнара МИФТАХОВА
Югары Карыш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?