Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2019, 16:38

Балтачта „Гаилә бәйрәме” үтте

Шәймөхәмәтовлар гаиләсе “Балачак-2019” векторы Бөтенрусия конгрессында катнашты.

Шәймөхәмәтовлар гаиләсе “Балачак-2019” векторы Бөтенрусия конгрессында катнашты.
Халыкара Гаилә көне уңаеннан Уфа шәһәренең „Торатау” конгресс-холлында демография һәм гаилә сәясәте мәсьәләләре буенча “Балачак-2019” векторы” Бөтенрусия конгрессы үтте. Анда илнең 85 субъектыннан 700дән артык кеше катнашты. Чараны ачу тантанасында Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова, Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Конгресс эшен ачып, Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова ил җитәкчесе Владимир Путинның сәламләү хатын җиткерде.
Балтачлылар өчен бу зур чара Иске Балтач авылында яшәүче күпбалалы Гөлнара һәм Филүс Шәймөхәмәтовлар гаиләсе катнашуы белән әһәмиятле булды.

Бар яклап та өлге булырлык Шәймөхәмәтовлар гаиләсе бу көнне РФ Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча вәкиле Анна Кузнецова тарафыннан бүләкләнде.
Шәймөхәмәтовлар гаиләсе балалар хокукын һәм ихтыяҗын яклау мәсьәләләрендәге югары профессионализм, актив тормыш позициясе, принципиальлек һәм җаваплылык өчен Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Район мәдәният сараенда Гаилә көне уңаеннан үзенчәлекле чара үтте. Бу көнне мәдәният сарае фойесында мастер-класслар күрсәтелде. Район үзәгендәге төрле учреждение хезмәткәрләре төрле буын балтачлыны калфак тегү серләренә, бизәнү, причёскалар ясау серләренә төшендерде, гаилә гербын эшләде, психолог, диетологтан киңәшләр алды, мөнәҗәтчеләр төркеме мөнәҗәтләр әйтте, курчак театрын сөючеләр сәхнәләштергән әкият тамаша кылды. Бәйрәмгә җыелган халыкны тәбрикләп ясаган чыгышында район Хаикмияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов билгеләвенчә, бу көнне Балтачта ундүрт мәйданчыкта оныклар зур әти, зур әниләре белән бергәэшләде.
Бәйрәм уңаеннан төньяк районара „Гаилә” үзәге мөдире Эльмира Гарифуллина, ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева тәбрикләде. Аннары залга гаилә парлары чакырылды. Киндер туйларын билгеләгән Илзида һәм Илдус Әхмәдиевлар кечкенә кызлары Арина белән катнашты. Агач туйларын билгеләгән Ләйсән һәм Илмир Фәридоновлар игезәк уллары Даян белән Раянны җитәкләп килгән. Алсу һәм Илдар Хөсәеновлар гаиләсендә кызлары Дарина белән уллары Руслан үсеп килә. Тиздән кургаш туйларын билгеләячәк Светлана һәм Артур Галиевлар бәйрәмгәике кызлары Самира һәм Ясминә белән килгән. Быел бәллүр туйларын туйларга әзерләнгән Гөлнара һәм Ринат Аллаяровлар гаиләсендә өч бала Айнур, Регина һәм Марат тәрбияләнә. Июль аенда фарфор туйларын билгеләячәк Гөлназ һәм Илгиз Рәхимҗановлар гаиләсендә шулай ук өч бала үсә. Өлкән уллары Алмаз — студент. Бәйрәмгә Рәхимҗановлар үсмер кызлары Элиза һәм Гүзәл белән килгән.
Светлана һәм Шамил Хаҗиевлар, Эльвира һәм Ришат Зөлкаровлар быел үз гаиләләренең 25 еллыгын — көмеш туйларын бәйрәм итәчәк. Хаҗиевлар — өч балага гомер һәм тәрбия биргән. Зөлкаровлар гаиләсендә аякка баскан Эльмир белән Эльдар — бүген студентлар. Фидания белән Ршәит Вәлиевлар һәм Эльмира белән Фиргат Талиповларның гаилә корып яши башлауларына 30 ел. Алар быел энҗе туйларын билгеләячәк.
Бәйрәм программасын алып барган Гөлфия Шәисламова һәр парга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Мәсәлән: „Бәхетле яшәүнең сере нидә?”, “Нәрсәул мәхәббәт?”, “Гаиләнең ныклыгы нидә?”, “Бәхетле яшәүнең сере нидә?”, “Яшь гаиләләргәнинди теләкләрегез бар?” һәм башкалар. Шунысы кызыклы, һәр сорауга җавап бер төрле яңгырады: “Бер-береңне аңлап, санлап яшәүдә”.
Бәйрәм барышында һәр пар алдан әзерләнгән махсус өстәл артына утырып “Йөрәктән-йөрәккә бәхет рецептлары” дип аталган китапка алдан әзерләнгән сорауларга җаваплар да язды.
Программа “Зөлфия” үрнәкле бию коллективы чыгышы, Эльмира Рәхимованың моңлы җыры, “Теремок” балалар бакчасы нәниләре чыгышы, Илзида Әхмәдиева, Светлана Галиева, “Кояшкай” балалар бакчасы театр коллективының үзенчәлекле чыгышы, “Белоснежка”, “Буратино” балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр сәламе белән баетылды.
Район педиатры Луиза Хаҗимуллина, үзәк район дәваханәсе диетологы Сания Нургалиева, районыбызның әйдәүче эшкуар хатын-кызы Әлфия Садыкованың чыгышы бәйрәмне тулыландырды.
Иске Балтач 1нче урта мәктәбе каршында эшләп килгән “Тамчылар” театр коллективы әзерләгән “Алдар һәм Шайтан” татар халык әкияте сәхнәләштерелеп бәйрәмдә катнашучыларга тәкъдим ителде. Шушы көннәрд әалар Октябрьский шәһәрендә үткән “йолдызлык” төбәкара фестивальдән өченче урын яулап кайтты. Спектакльнең режиссёры КамиләХаликова. Ул — районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе дә. Бәйрәмдәул киленнәре һәм оныклары белән “Туган тел” җырын башкарды.
Бәйрәм уңышлы чыкты. Киләчәкнең уңышлы нигезе булырлык ныклы гаиләләр бар районыбызда. Гаиләнең тоткасы булырлык ата-аналар булуы, аның көзгесе булырлык балалар үсүе киләчәккә өметне арттыра. Тик менәшул тотка купмасын, көзге челпәрәмә килмәсен өчен бер-беребезне саклап, хөрмәт итеп яшәргә тиешбез, дип таралышты балтачлылар бәйрәмнән.

Читайте нас: