Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2019, 12:22
Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантана уза
Кичә Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар башланды.
Кичә Уфада Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар башланды.
Кунаклар кичә Дуслык монументына, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай һәйкәлләренә чәчәк салды. Алар дистәләгән тарихи урынга, шул исәптән Мәҗит Гафуринең йорт-музеена, 1912 елда Уфада булганда Тукай тукталган Свердлов урамындагы 98 санлы йортка, Башкортстанның Милли музеена экскурсия кылды.
Әле Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан халыклары ассамблеясеннән һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясеннән мәртәбәле делегацияләр, төбәк автономиясенең урындагы бүлекчәләре җитәкчеләре, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары урынбасарлары, татар теле укытучылары, башка рәсми вәкилләр катнашлыгында оешманың киңәйтелгән утырышы үтә.
Арытаба мәртәбәле кунаклар Бүздәк районының Таулар авылындагы татар мохите белән танышачак, район үзәгендә менә инде берничә ел киң колач белән үтеп килүче “Бәлешфест” фестивалендә катнашачак.
Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында узучы әлеге чарага Уфага тәү тапкыр Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясенең төбәк бүлекчәләре булган Русиянең 40 төбәгеннән һәм Башкортстанның 49 районыннан һәм шәһәрләреннән мәртәбәле делегацияләр килде. Арытаба алар белән сезне безнең хәбәрчеләребез таныштырып барачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде