Эльбрус Нигъмәтуллин "Русиянең иң көчле кешесе" титулын яңа дөнья рекорды белән ныгыткан.
"Русиянең иң көчле кешесе" титулына ия булган, Гиннесның рекордлар китабы рекордчысы Эльбрус Нигъмәтуллин калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары съездында 16 тонналы мультилифтны урыныннан кузгаткан.
Биредә катнашучыларга "ТоргКомс-Груп" компаниясе җитештергән коммуналь техника үрнәген күрсәткәннәр. Милли киемдә рингка чыгып, Эльбрус Нигъмәтуллин авыр йөк ташу техникасын тартып кузгатып яңа дөнья рекорды куйган һәм үзенеп пәһлеван титулын тагын да югарырак күтәргән .
Былтыр Түбән Новгородта үткән шундый ук чарада Эльбрус 15 тонналы чүп-чар ташучы машинаны урыныннан кузгаткан булган.