Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2019, 12:37

Сәйтәк авыл җирлегендә тракторларга техник карау үрнәк-күргәзмә сыйфатында үтте

Сәйтәк авыл җирлегендә шәхси трактор хуҗалары арасында, техник карау кысаларында, конкурс үтте.

Сәйтәк авыл җирлегендә шәхси трактор хуҗалары арасында, техник карау кысаларында, конкурс үтте.


Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе, тәсъдыйк иткән графикка ярашлы, авылларда шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрү дәвам итә.
Сәйтәк авыл җирлеге шәхси секторда теркәлгән тракторлар саны саны ягыннан иң зур берәмлекләрнең берсе Авылларда шәхси хуҗалар карамагында утыз тугыз трактор һәм 12 тагылма исәпләнә.
Тракторларны һәм аларның тагылмаларын хәвефсез файдалану культурасын күтәрү максатында, район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе техника хуҗалары арасындла конкурс оештыра. Җиңүчекләрне техник карау йомгаклары буенча билгелиләр.
Унҗиде трактор хуҗасы, төрле сәбәпләр белән, график буенча техник карау үткән көнне техникасын тикшертүгә алып килә алмады. Кемдер әле трактор, тагылмасы ремонтын төгәлләп җиткермәгән. Кемдер вахта ысулы белән чит тарафларда эштә калган бу көнне.
Ә егерме егерме ике трактор хуҗасы техникасын билгеләнгән урынга алып килде. Шулай ук 12 берәмлек тагылма карау мәйданчыгына куелды бу көнне. Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре һәр тракторны, тагылманы “энәсеннән җебенә кадәр” карап чыктылар. Руль, төтен чыгару системалары төзеклеген махсус приборлар ярдәмендә тикшерелде.
—Техник карауга карата елдан ел таләпләр катгыйлана. Хәвефсезлек техника торышыннан күп торганлыгын трактор хуҗалары яхшы аңлаганнар саны арта бара. Тракторларын, тагылмаларын күпләр хәвефсезлек таләпләренә җи ткереп карауга алып килә. Нәтиҗәдә, күрсәткечләр дә үсә,-- район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе нгачальнигы Айрат Галләмов, техник карау йомгакларын билгеләгәндә.
Унбиш трактор, дүрт тагылма карау сынауларын уңышлы үтте. Аларның куҗаларына теххниканы файдалануга рөхсәт бирүче талоннар тапшырылды.
Фирдәвис Сидров, Лотфулла Нәбиуллин, Дамир һәм Ренат Мөбәрәковлар, тракторларын карауга яхшы әзерләгәннәре өчен, район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Техник карау барышында Сәйтәк Авыл җирлеге хакимияте башлыгы Эльза Фаюршина катнашты.

Читайте нас: