Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2019, 11:31

Балтачтан Шәймөхәмәтовлар гаиләсе — “Балачак-2019” векторы” Бөтенрусия конгрессында!

15-16 майда республикада демография һәм гаилә сәясәте мәсьәләләре буенча “Балачак-2019” векторы” Бөтенрусия конгрессы үтә.

15-16 майда республикада демография һәм гаилә сәясәте мәсьәләләре буенча “Балачак-2019” векторы” Бөтенрусия конгрессы үтә.
Анда илнең 85 субъектыннан 700дән артык кеше катнаша. Чараны ачу тантанасында Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова, Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлдыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Конгресс эшен ачып, Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова ил җитәкчесе Владимир Путинның сәламләү хатын җиткерде.


Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чыгышында бала хокукларын яклау бик мөһим өлкә булуын ассызыклады.

— Киләчәгебез якты булсын өчен балаларыбызның иминлеген бүген кайгыртырга тиешбез. Бу мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр төзүдә генә чагылмый. Без аларның күңел байлыгы турында да онытырга тиеш түгел. Алар күңеленә гаилә, илнең лаеклы гражданы булу кебек төшенчәләрне бүген үк салу зарур. Шул вакытта гына җәмгыятькә лаеклы, бәхетле шәхес үстерә алачакбыз, — диде Радий Фәрит улы.

Радий Хәбиров чыгышында берничә көнүзәк мәсьәләгә дә тукталды. Мәсәлән, балалар бүген бик зур мәгълүмат дөньясында яшәргә мәҗбүр. Балаларның ялын оештыру зарурлыгын да сызык өстенә алды ул. 1 апрельдән республика мәктәпләре биш көнлек уку атнасына күчү нигезендә бала күбрәк ял итә, гаиләсе белән аралаша алуын уңай яктан бәяләде һәм бу уңайдан башка төбәкләр белән дә тәҗрибә уртаклашырга мөмкин булуын белдерде республика җитәкчесе.

Ул шулай ук мәктәпләрдә балаларны тукландыруны оештыру мәсьәләләренә тукталды. Республикада сөт кухнялары тергезелде. Балаларны диспансерлауның нәтиҗәле булырга тиешлеген ассызыклады радий Фәрит улы.

Радий Хәбиров фикеренчә, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе — туымны үстерү. Демографияне яхшыртуның өстәмә чаралары турында бергәләп уйларга тиешлегебезне билгеләде ул. Үзенчәлекле балаларга зур игътибар бирүче төбәкнең: “Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” принцибы буенча яшәвен ассызыклап үтте республика җитәкчесе.

Форум кысаларында Русия төбәкләренең Бала хокуклары буенча вәкилләренең XVI съезды һәм Башкортстанның III Ата-аналар форумы үтте. Шулай ук дәрәҗәле кунаклар, белгечләр бик күп мәйданчыкларда фикер алышты, ачык дәресләрдә булды, күргәзмәләр белән танышты.
Әлеге форумда Балтач районыннан күпбалалы Гөлнара һәм Филүс Шәймөхәмәтовлар гаиләсе катнашты һәм РФ Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча вәкиле Анна Кузнецова тарафыннан бүләкләнде.
Шәймөхәмәтовлар гаиләсе балалар хокукын һәм ихтыяҗын яклау мәсьәләләрендәге югары профессионализм, актив тормыш позициясе, принципиальлек һәм җаваплылык өчен Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Чыганак: “Кызыл таң”.
Читайте нас: