Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 Май 2019, 12:30

Балтачта ике подъезд ремонтланачак

Башкортстанда күп фатирлы йортларның подъездларын ремонтлау программасы республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров инициативасы белән башлангыч алды. Ул 2024 елга кадәр эшләячәк.

Башкортстанда күп фатирлы йортларның подъездларын ремонтлау программасы республика Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров инициативасы белән башлангыч алды. Ул 2024 елга кадәр эшләячәк.
Программа барышында ел саен 4 меңгә якын подъезд ремонтланып — барлыгы 26 мең подъезд тәртипкә китереләчәк.
Быел 2, 5, 9 катлы йортлар да, типовой биналар да ремонтланачак. Калган йортлар 2020 һәм аннан алдагы елларга кертеләчәк.
Подъездлар, Башкортстанның күп фатирлы йортлар булган барлык авыл һәм шәһәрләрендә ремонтланачак. 2019 елда подъездлары тәртипкә китереләчәк йортлар исемлеге республика мунициапль берәмлекләр һәм министрлыклар сайтында басылган.
2020 елга исемлекләр җәй көне булдырылачак.
Программада катнашу өчен идарә итү оешмалары һәм муниципалитет вәкилләре белән берлектә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең гомум җыелышын үткәрергә кирәк. 2020 елда программага керү өчен мондый йортларда яшәүчеләр 1 июльгә кадәр җыелышлар үткәрергә тиеш. Программага соңгы 5 ел эчендә ремонтланмаган подъездлар кертеләчәк. Шулай ук подъездларның техник торышы исәпкә алыначак.
Балтач районында Иске Балтач авылындагы Киров урамында урнашкан 11 санлы йортның ике подъезды ремонтланачак.
—Конкурс процедураларына ярашлы, эшләрне башкаруга подрядчы оешма билгеләнде. Бу эшне Бөре шәһәренең чикләнгән җаваплылыктагы „Стройбирь” җәмгыяте эшчәннәре башкарачак, — ди район Хакимиятенең торак үсеше бүлеге начальнигы Лилия Фазлыйәхмәтова.
Читайте нас: