Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 Май 2019, 12:24

Балтач районы җирлегендә „Шәхси трактор хуҗасы” ункөнлеге игълан ителә

Балтач районы җирлегендә 20-31 май көннәрендә “Шәхси трактор хуҗасы” ункөнлеге үтәчәк.

20-31 май көннәрендә республикада һәм районда “Шәхси трактор хуҗасы” ункөнлеге үтәчәк.



Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең 30 апрельдәге 166 санлы боерыгына ярашлы, шәхси хуҗалыклар карамагындагы траккторларны һәм аларның тагылмаларын куллану барышында кимчелекләрне кисәтү максатында, 20-31 май көннәрендә көннәрендә республикада һәм районда “Шәхси трактор хуҗасы” ункөнлеге үтәчәк.
Ункцнлек барышында, билгеләнгән маршрутлар буенча, берлектәге рейдлар оештыру күз уңында тотыла.
Бу операция республикада елның-елында үтә. Ункцнлек агымындагы тикшерүләр барышында үзйөрешле машиналарның һәм аларның төзеклегенә, агрегатлардагы саннарның теркәү мәгълүматлары белән туры килү, килмәвенә игътибар итәчәкләр.
Рейдлар барышында трактор һәм аның тагылмасын дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә исәпкә куймый, технкага карау үткәртеп махсус талон алмый торып техник чараларны файдалану фактларын ачыклауга аерым игътибар бүленәчәк.
Читайте нас: