18 май көнне Балтач районы мәктәпләрендә Башкорт теленнән Халыкара диктант язу акциясе узачак.
Башкортстан Республикасы дәүләт телләренең берсе булган башкорт теленән Халыкара диктант акциясендә теләгән һәр кеше катнаша ала.
Диктан язуны башкорт телен саклау һәм үстерү Фонды, Мәгариф министрлыгы һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогия университеты берлектә оештыра.
Башкорт теленнән Халыкара диктант язу Башкортстанда 800 сынау тоту мәйданчыгында оештырыла. Моннан тыш Русия төбәкләрендә янә 18 ноктада башкорт теленнән диктанта язачаклар. Чит илләрдә дә 17 ноктада диктант язу планлаштырыла. Дәрәҗәле шәхесләр дә башкорт теленнән диктант язып карарга теләк белдергән
Диктантның максатлары башкорт теле мәсьәләләренә игътибарны киңрәк җәлеп итүгә, грамоталылык проблемаларын җәмәгатьчелек аша хәл итү, теләгән кешегә үз грамоталылыгын тикшерә алу мөмкинлеге бирү, башкорт әдәби теле нормаларын белеүнең әһәмиәтен күтәреү, грамоталы язу культурасын үстерүдән гыйбарәт.
Башкорт теленнән Халыкара диктант язу акциясенә Балтач районының 23 мәктәбендә кушылачаклар. Диктант язу билгеләнгән мәйданчыкларда 18 май көнне 10:00 сәгатьтә башлана. Диктантны оештыру Положениесе белән http://bashkdictant.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Балтач районында Башкорт теленнән Халыкара диктант язу түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
Иске Балтач 1нче санлы урта мәктәбе
Иске Балтач 2нче санлы урта мәктәбе
Түбән Сикияз урта мәктәбе
Асавка тулы булмаган урта мәктәбе
Шәвьяды тулы булмаган урта мәктәбе
Богдан тулы булмаган урта мәктәбе
Ялангач тулы булмаган урта мәктәбе
Иске Балтач башлангы мәктәбе
Зиләзекүл тулы булмаган урта мәктәбе
Көмьязы башлангыч мәктәбе
Магашлы Алмантай башлангыч мәктәбе
Иске Тушкыр башлангыч мәктәбе